Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

КФУның Алабуга институтында академик Камил Вәлиев истәлегенә Бөтенроссия конференциясе узды

Анда 60тан артык уку йорты, шул исәптән Фәнни коллаборация йорты һәм РСК үзәкләре катнашты.

Фәнни коллаборация йортында академик Камил Вәлиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия конференциясе узды.

Анда 60тан артык уку йорты, шул исәптән Фәнни коллаборация йорты һәм РСК үзәкләре катнашты. Конференциядә катнашучыларны Казан федераль университеты ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы, профессор Илшат Гафуров сәламләде. Ул хәбәр иткәнчә, Казан федераль университеты биналарының берсендә Камил Вәлиев истәлегенә мемориаль такта куелачак. Конференциядә катнашучыларга Алабуга институты хезмәткәрләре тарафыннан махсус юбилей датасына багышлап оештырылган академик турында фильм карарга тәкъдим ителде.

Пленар утырыш модераторы — КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон чыгыш ясады.

— Бу конференцияне без беренче тапкыр уздырабыз һәм ул, Россиядә беренче урынны һәм Times Higher Education халыкара рейтингының «Мәгариф» өлкәсендә дөнья университетлары арасында 90нчы урынны алып торучы КФУның күп кенә шундый проектлары кебек үк, күркәм традициягә әверелер дип өметләнәбез, — дип билгеләп үтте Елена Ефим кызы.

Катнашучыларны Камил Әхмәт улының тормыш иптәше — Венера Думаева-Вәлиева (Габдулла Тукай әсәрләрен тәрҗемә итүче) сәламләде.

— Камил Әхмәт улы истәлеген саклап калган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Илшат Рәфкать улына миннән килгән инициативаларны кулга алганыгыз һәм тормышка ашырганыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Гаиләмнән җылы рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Әле хәзер, бу көннәрдә генә Камил Әхмәт улының гомер бәйрәме Габдулла Тукайның юбилей еллары белән туры килүен аңладым, һәм миңа калса, бу бик әһәмиятле. Тукай шигъриятен анасының сөте белән сеңдергән Камил шагыйрьне милләт эталоны буларак хөрмәт итте, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Венера Сәлах кызы.

Пленар утырышны «Транзисторлардан квант компьютерларга» дигән доклад ачып җибәрде. Камил Вәлиев тикшеренүләре белән тыгыз бәйләнгән бу юнәлештә фәнни алгарышны КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры, физика-математика фәннәре докторы, профессор Дмитрий Таюрский тәкъдим итте. Ярымүткәргечләр җитештерү технологияләренә альтернатива — квант компьютерлары, углерод нанотрубкаларында транзисторлар, хәзерге вакытта КФУның Физика институтында эшли торган спинтрониканы билгеләп, Дмитрий Альберт улы: «Кешелеккә һәрвакыт югары исәпләү куәте таләп ителәчәк, шуңа күрә камиллекнең чиге юк», — дип нәтиҗә ясады.

Укучылар өчен интерактив мәйданчыклар эшләде, анда КФУның Физика институты укытучылары, физика-математика фәннәре кандидатлары, доцентлар Руслан Батулин һәм Айрат Кыямов ярдәмендә укучылар каты җисемнәр һәм үткәргечләр белән фәнни тәҗрибәләр куя алды. Ә КФУның Алабуга институты укытучыларының мастер-классларында катнашучыларга график дизайн һәм 3D — модельләштерү, робототехника буенча белем алырга, болытлы һәм VR-технологияләрне сынап карарга мөмкинлек бирелде.

Конференция кысаларында КФУның Алабуга институты директорына Вәлиевлар гаиләсе архивыннан Камил Әхмәт улының шәхси документлары, фотосурәтләре салынган портфель тапшырылды. Елена Мерзонга кыйммәтле материалларны Мамадыш шәһәренең академик К.А. Вәлиев исемендәге 2нче лицей директоры урынбасары Илдар Хәйруллин тапшырды.

КФУ Алабуга институтының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев