Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Ярминкәләр

Алабугада авыл-хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган атнада, алдан вәгъдә ителгәнчә, ярминкәләр ике көн рәттән узды. Монда катнашучылар саны да, тәкъдим ителгән товарлар да алдагы атнаныкы белән чагыштырганда шактыйга артык иде.

Узган атна ярминкәдә 8 сумнан 50 тонна бәрәңге, 6 сумнан 10 тонна кәбестә, 11 сумнан 30 тонна суган, 10 сумнан 5 тонна кишер, 180-260 сумнан 2 тонна бозау һәм 160-210 сумнан 3 тонна дуңгыз ите сатылган. Ярминкәдәге бәяләр базарныкы белән чагыштырганда 30 процентка очсызрак иде.

Алдагы ярминкәдә малларны тере килеш алып үзләре үстерергә теләүчеләрнең саны шактый булу сәбәпле,"Крикунов" хуҗалыгы һәм ХПП сату өчен 10 баш дуңгыз, "Яшь көч" агрофирмасы 5 баш бозау да алып килгән. Терлек сатып алырга теләге булганнардан гаризалар кабул итү дәвам итә. Аларның үтәлеше өчен авыл хуҗалыгы идарәсе җаваплы. Ярминкәдә шулай ук гөмбә, җиләк, төрле үләннәр, балык, сөт, йомырка һәм башка төрле кирәк-ярак алырга да мөмкин. Халык та ач йөрмәде төрле камыр әйберләре белән чәйләп алучылар, шашлык белән тамак ялгаучылар да шактый булды.

Бу ярминкәдә күрү буенча инвалидлар соравы белән "Алабуга УкупрПласт" янында "Вятские Зори" агрофирмасы һәм "Ворошилов" совхозы яшелчә һәм бәрәңге сату оештырды.

Көзге муллык ярминкәсенә авыл хезмәтчәннәре һәм шәһәр халкы да бик теләпйөри. Ләкин әле камиллеккә чикләр юк дигәндәй, җитешмәгән яклар һаман кала килә.

Очсызрак бәягә яшелчә, бәрәңге, ит алдым дип сөенүчеләрнең алган товарларын өйләренә кадәр алып кайтырга транспорт булмау кәефләрен кырды. Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы җитәкчеләр алдына эшне бу проблемага кабат әйләнеп кайтмаслык итеп оештыру бурычы куйды. Ярминкәдә бозау ите бәясенең күрсәтелгән чикләрне сикереп үтүе дә халыкта канәгатьсезлек тудырган. Ул 180 сумнан артмаска тиеш булса да, базар бәясен куып җитте. Ә өлкән буын иске базар территориясенең ташландык хәлдә булуына пошына. Җитәкчеләр бу проблема тиздән хәл ителәчәк, дип ышандыра. Иске базар мәйданын төзекләндерергә теләк белдергән инвестор инде табылган.

Ярминкәләр әле дәвам итә, оештыру эшләре, товарларның төрлелегенә кагылышлы теләк-тәкъдимнәре булганнар район башкарма комитетына

3-08-32 телефоны аша шалтыратып хәбәр итә ала.

Л.Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев