Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Рөстәм Миңнеханов Алабугада Мәдәни үсеш үзәген ачуда катнашты

Үзәк заманча җиһаз белән тәэмин ителгән.

Бүген Алабугада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Ул берьюлы ике корылманы — Мәдәни үсеш үзәген һәм «Август» футбол манежын ачуда катнашты. 

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм шәһәр халкы катнашты.

Мәдәни үсеш үзәге үткән елның апрелендә төзелә башланган иде, аның тамаша залы, артистлар, киемнәр бүлмәләре, кафе, махсуслашкан класслар, бию залы, гардероб, административ хезмәт һәм техник бүлмәләр бар. Биредә иҗат эшчәнлеге өчен бар шартлар да тудырылган, экран, җиһазлар, музыка кораллары заманча. 

Мәдәни үсеш үзәге федераль һәм республика бюджетлары хисабына төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев