Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа онкология үзәген ачты

Онкология үзәген төзү Россия Хөкүмәте һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды һәм КамАЗның 50 еллыгына багышланды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалының яңа бинасын ачты. Тантаналы чарада РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

«Кама аръягында төбәк онкология коүзәгенә бездә кискен ихтыяҗ күптән туды. Без шушындый проектны планлаштырдык. Һәм менә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән һәм КамАЗның 50 еллыгы уңаеннан аны тормышка ашыра алдык», — диде Миңнеханов.

«Бу безнең өчен бик мөһим адым. Чөнки тормыш сыйфатын күтәрү халыкның сәламәтлеген кайгыртудан башка мөмкин түгел. Яңа медицина учреждениесе коллективына зур җаваплылык йөкләнә. Югары технологияле җиһазлар ярдәмендә без онкологик авыруларның иртә диагностикасын җайлый һәм үлем күрсәткечен киметә алачакбыз», — диде ТР Президенты.
Аннары кунаклар яңа медицина оешмасының мөмкинлекләре белән танышты. Алар амбулатория корпуссында, нурланыш диагностикасы бүлегендә, паллиатив бүлектә, сырхауханәдә, функциональ диагностика бүлегендә, морфология лабораториясендә, операция блогында, палаталарда һәм радиотерапия корпусында булды.

Проект Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәгендә яман шешләрдән үлем күрсәткечен 100 мең кешегә 175 очракка кадәр киметүгә, аларны иртә стадияләрдә ачыклау өлешен 65 процентка, диагноз куелганнан соң биш еллык исән калуны кимендә 60 процентка җиткерүгә юнәлтелгән.

Онкология үзәген төзү РФ Хөкүмәте һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды һәм «КамАЗ» ның 50 еллыгына багышланган. Объектның гомуми бәясе 2,3 млрд сум тәшкил итә, шуның 1,7 млрд сумы — медицина җиһазларына салынган акчалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев