Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Рөстәм Нуриев шәһәр суды хезмәткәрләрен бүләкләде

Алабуга районы башлыгы суд хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев суд хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре — Юрист көне белән котлады һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Үзенең чыгышында ул Алабуга шәһәр судында үз эшенең осталары эшләвен билгеләп үтте. Бүген коллективта эшкә сәләтле һәм куелган бурычларны хәл итәргә әзер булган, дәүләт һәм гражданнарның мәнфәгатьләре сагында торучы яшь хезмәткәрләр эшли. 

Аннары бүләкләү тантанасы булды — суд хезмәткәрләре район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм суд рәисе Жанна Низамова исеменнән Рәхмәт хатлары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев