Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Сабан туе – олы хезмәт туе – басу түрләреннән башлана

Узган атнада Алабугада сабан эшләре төгәлләнгәч, зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез – Сабан туе үтте.

Узган ел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, бәйрәм үткәрелмәде, шуңа күрә быел халык аны аеруча сагынып көтеп алды. Сабан бәйрәме дә икенче урында — ипподромда узды. Иртәнге якта көн яңгырлы булса да, алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын бу куркытмады. Исәпләүләр буенча, мәйданга 18 меңгә якын кеше килгән. Бәйрәмдә кунаклар бик күп булды. Милли костюмнар кигән кызлар һәм егетләр авыл хуҗалыгы алдынгыларын, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевны һәм дәрәҗәле кунакларны — ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшевны, ТР Дәүләт Советы депутатлары Тимур Шаһивәлиев, Леонид Барышев һәм Илья Вольфсонны каршы алдылар.


Ат чабышы
Борынгыдан килгән йола буенча Сабантуй быел да атлар чабышыннан башланды. Башка еллардагы кебек бик тә дулкынландыргыч, дәртләндергеч мизгелләргә бай булды бу ярыш. Малкайлар да чабышларны көтеп арган, күрәсең, бер урында басып тора алмый. Менә старт. Томырылып чапкан атларны күзәтүе генә дә ни тора!
Быел барлыгы 6 узыш булды, аларда 18 җайдак катнашты. Нәтиҗәдә, Сабантуйның иң яхшы җайдагы итеп Алексей Леонтьев билгеләнде. Ул Малыш исемле аты белән барлык көндәшләрен артта калдырып, җиңү яулады. Аңа бернәрсә дә, хәтта яңгыр да комачау итмәгән.
— Һичшиксез, җиңүемә шатмын. Минем атыма инде 10 яшь. Аның белән ат чабышларында сигезенче ел катнашам, — дип хис-кичерешләрен уртаклашты җиңүче.
Бәйрәм тантанасын ачу
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны, шәһәр кунакларын бәйрәм белән тәбрикләде.
— Бүген без халкыбызның гасырлар буе яратып килгән бәйрәмен уздырабыз. Сабан туе — язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясау, күңелле ял итү. Бәйрәмне яхшы күрсәткечләр белән каршылыйбыз. Районда берничә юнәлеш үсеш алды. 7 мең гектардан артык эшкәртелми торган җирләр әйләнешкә кертелде, сабан культуралары чәчелде. «Яңа Юраш» һәм «Нократ таңнары» агрофирмалары чәчүдә иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Авылда алдынгы инвестиция проектлары гамәлгә кертелә башлады. «Мир» ҖЧҖ терлекчелек комплексының беренче чираты файдалануга тапшырылды, анда бүген 900 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Көн саен бу хуҗалыкта 22 тоннадан артык сөт савыла. Быел 900 башка исәпләнгән тагын бер терлекчелек бинасы төзү планлаштырыла. «Якты үзән» ҖЧҖдә тиздән 600 башка исәпләнгән сыер саву залы булган сөт комплексы барлыкка киләчәк. Аларга район бюджетыннан 10 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Әлеге комплекс төзелеше нәтиҗәсендә хуҗалык сөт җитештерүне икеләтә арттырырга планлаштыра. Быел Сабан туе Россия көне белән туры килде. Сезне икеләтә бәйрәм белән котлыйм.
Шулай ук авыл хуҗалыгында кадрларга кытлык булу сәбәпле, 2022 елда Алабуга политехника көллияте бу юнәлеш буенча да укыта башлаячак, дип билгеләп үтте район башлыгы. Ә җирлекләрдә төп игътибар авылларны төзекләндерүгә һәм юлларга биреләчәк.
— Сезне күп гасырлар дәвамында берләштерә торган бәйрәмдә сәламләвемә шатмын. Бездә татар барда, Сабан туе бар диләр. Бу бәйрәм безнең үткәнебезне, бүгенгесен һәм киләчәгебезне берләштерә дип уйлыйм. Сабан туе игенчеләр бәйрәме булып кала, алар армый-талмый хезмәтләре белән Татарстан иминлегенә үз өлешләрен кертә. Кадерле дуслар, без катлаулы дөньяда яшибез, әмма Сабантуйга Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аерым роль бирелә, — диде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев.
ТР Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон да Сабан туе белән котлап, теләкләрен ирештерде.
— Сабан туе — безнең республикабызның иң борынгы һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе. Яшькә, нинди милләттән, кем булып эшләвебезгә карамастан, бу көнне барыбыз да бер үк төрле көтәбез. Ул шатлык, елмаюлар, якты хис-тойгылар бүләк итә. Әлеге бәйрәм татар мәдәниятен, халыкның рухын тагын да яхшырак җиткерергә ярдәм итә. Татар халкы һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге белән дан тота. Кем яхшы эшли, шулай ял да итә.
Менә, ниһаять, тантаналы марш астында бәйрәм әләме күтәрелә. Әлеге җаваплы вазифаны башкару 2019 елның Кыр батыры «Яңа Юраш» агрофирмасы механизаторы Фәнис Галеев һәм 2019 елның абсолют батыры Илнар Галимовка йөкләнде.
Мәйдан түрендә — хезмәт батырлары


Милли бәйрәмебез Сабантуйның нигезендә хезмәт батырларының эшен олылау ята. Шулай итеп, бәйрәм ачу тантанасында чәчү батырларын һәм хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Быел Кыр батыры — «Яшь көч» агрофирмасы механизаторы Алмаз Закиров, ә «Иң яхшы сыер савучы» исеменә «Яңа Юраш» агрофирмасы сыер савучысы Фәридә Вәлиева лаек булды.
Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү — һәрбер Сабантуйның иң күркәм минутлары. Әйтик, 2021 елгы язгы кыр эшләрен яхшы оештырган һәм югары сыйфатлы итеп башкарган өчен Рәхмәт хаты белән «Яшь көч» агрофирмасы җитәкчесе Рузилә Һадиуллина бүләкләнде. 
— Сабан туе — татар халкының ел саен язгы кыр эшләрен төгәлләү хөрмәтенә үткәрелә торган иң күренекле бәйрәме. Район башлыгыбыз Рөстәм Нуриев хезмәт алдынгыларын зурлады. Хезмәтләребезне хөрмәтләгән өчен, шулай ук шушы бәйрәмне оештыручыларга, бигрәк тә Рөстәм Мидхәт улына бик зур рәхмәт. Күрәсез, бүген яңгырлар явып үтте, эшләгән эшләребез һәм тырышлыгыбыз юкка китмәс дип уйлыйбыз. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Киләчәктә игеннәребез мул булыр дип ышанып калабыз. Киләсе елларга да шулай матур итеп бәйрәмнәрне үткәрергә язсын, — дип теләкләрен җиткерде Рузилә ханым.
Бәйрәм кысаларында Алабугада алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алабуга» махсус икътисади зонасының генераль директоры Тимур Шаһивәлиевка күкрәк билгесе тапшырылды. Аңа «Алабуга шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Аннан соң Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте «Сабантуй — Туган җир бәйрәме» бию композициясен тәкъдим итте.


Дәрәҗәле кунаклар һәм алабугалылар милли йортларны карады, районыбызда яшәүче милләтләр көнкүреше белән танышты. Һәр йорт кунакларны кайнар чәе, тәмле сый-нигъмәтләре белән үзенә чакырып торды. Аларның һәркайсында диярлек йөреп чыккан бәйрәм кунаклары зур тәэсирләр алды.


— Без монда үзебезнең Морт авылының татар милли ризыкларын тәкъдим итәбез. Элек татар өйләрен ничек бизәгәннәр, шуны күрсәтәбез. Хөсәен Галимуллин — авылыбызның остасы, ул матур итеп агачтан бик күп эшләнмәләр ясый, — ди Морт авылыннан килүчеләр.


Баш батыр һәм Сабантуй сылуы — кемнәр алар?
Һәр Сабан туеның йөзек кашы — милли көрәш. Халык стадион тирәли егетләрнең бил алышуын кызыксынып күзәтте. Шулай итеп, Илнар Галимов 2021 елгы Сабан туеның баш батыры булды. Аңа бүләккә 100 мең сумлык сертификат һәм тәкә бирелде.
— Минем барлык көндәшләрем дә бер үк һәм алар елдан-ел көчәя бара. Әмма мин аларга бирешмәскә тырышам, даими шөгыльләнәм, − ди 2021 елгы Сабантуйның баш батыры.


Яшьләр арасында батыр булып Алексей Щербаков калды. Ул 75 мең сумлык акчалата сертификат һәм тәкә белән бүләкләнде.
Ул милли көрәш белән 5 елдан артык шөгыльләнә һәм күптән Сабантуй батыры булырга теләгән.
− Узганында җиңү яулый алмадым, чөнки көндәшем күпкә көчлерәк иде, әмма бу юлы мин күбрәк шөгыльләндем һәм җиңү яуладым, − диде ул.
Быел «Сабантуй сылуы» исеменә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Рәйхан Җамалетдинова лаек булды. Икенче урынны — Фәридә Әхмәтова, ә өченчене — Аделина Әшрафҗанова алды. Исегезгә төшерәбез, «Сабантуй сылуы-2021» исемен алу өчен, тугыз кыз көч сынашты.

 

Бәйгенең сайлап алу турында кызларның барысы да лаеклы чыгыш ясады. Конкурсның беренче өлешендә катнашучылар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта милли киемнәрдә сәхнәгә чыгып, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Һәр гүзәл кыз жюри әгъзаларын, тамашачыларны үзенең таланты белән таң калдырды. Өченче этапта кызлар үзләре пешергән татар милли ризыкларын тәкъдим итте.
Сабантуй сылуы абсолют батырны бүләкләүдә катнашты. 
— «Татар кызы» бәйгесенә бөтен гаиләбез белән әзерләндек, юкка китмәде, программаны бу бәйгедә дә тормышка ашырдык. Бик озак әзерләндем, бер ел киткәндер, — диде Рәйхан Җамалетдинова.


Сабан туе бизәкләре
Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары Сабантуй бәйрәмен күтәренке күңел, моңлы-дәртле җыр-биюләр, ярышлар белән, хезмәт алдынгыларына чиксез хөрмәт күрсәтеп үткәрде.
Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул? Олысы-кечесе милли уеннарда катнашты — кемдер капчык белән бүрәнәдә сугышты, шома колгага менде, башка берәүләр капчык киеп йөгерде, гер күтәрде. Кыскасы, бар җирдә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы хөкем сөрде.


— Миңа бәйрәм бик ошый. Конкурслар күп, аларда катнашып бүләкләр алырга мөмкин, — диде Мәскәүдән әбисенә кунакка кайткан Полина Копыркина. 
Алабугалылар шулай ук бәйрәмгә ямь өстәделәр, уеннарда катнаштылар, милли ризыкларны татып карадылар. Барлык катнашучылар өчен бию-вокал студияләре чыгыш ясады һәм бәйрәмнең кунаклары танылган җырчы Илсөя Бәдретдинованы тыңлап хозурланды. 


— Бу бәйрәмне ел да көтеп алам. Бүген Алабуга Сабан туенда мин беренче тапкыр. Болай шәп булыр дип бер дә уйламаган идем. Авиашоу, яраткан җырчыларымның берсе — Илсөя Бәдретдинова чыгышы аеручы ошады, — дип хис-кичерешләрен белдерде Чаллыдан килгән Рузилә Фазлыева.
Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен Уфаның кече авиация укыту-методик үзәгеннән кунаклар тамаша әзерләгәннәр иде. Авиашоу, һавадагы самолетларның төрле пилотаж фигуралары белән тамаша зур тәэсир калдырды. Әйтик, күктә Россия триколорын һәм Татарстан әләмен төсле төтеннән ясаган югары пилотаж фигуралары тәкъдим ителде.


Район башлыгының югары бәясе
Җитәкчеләрнең шәһәр киңәшмәсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә катнашканнары өчен барысына да рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бәйрәм шәһәрдә дә, авылларда да яхшы узды. 
— Кунакларга, башкарма комитетка, барлык хезмәтләргә зур рәхмәт әйтәсем килә, хокук саклау хезмәтләре яхшы эшләде, бәйрәм хәвеф-хәтәрсез узды. Без яңа мәйданчык булдырдык, бу бәйрәмне ел саен шунда үткәрәчәкбез. Сабантуй вакытында төрле чаралар һәм ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә торган зур перспектив мәйданнар бар, — диде район башлыгы.
Җыр-биюләре, дәртле уеннары, сагындырган очрашулары белән истә кала торган бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмагандыр. Сабан туе алабугалыларның һәм шәһәр кунакларының күңеленә бетмәс-төкәнмәс, ел буена җитәрлек хатирәләр белән кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев