Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Шүрнәк елгасына ни булган? (фотолар)

Олы Шүрнәк авылында дүрт йортны су баскан. Әлеге бәладән аларны Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре коткарып калган.

Якшәмбе кич белән авыл халкы көчле су тавышы ишетә башлый, баксаң, урман һәм басуларда җыелып яткан су Шүрнәк елгасына ташып ага башлаган икән. Шүрнәк елгасы күзгә күренеп күтәрелгән һәм кичке сәгать тугызда Мәктәп урамында яшәүчеләрнең подвалында су пәйда булган. Күрше яшәүче Роза Роева һәм Елена Каишева МЧС хезмәтләрен чакыртырга карар кылган.

-Төне буе без бар булган мал-мөлкәтне саклап калырга тырыштык, әмма су стихиясенә каршы тора алмадык,- дип сөйли Роза Ивановна. - Баздагы су торган саен югары күтәрелә барды һәм тиздән дүрт метр биеклеккә җитте. Мунча, 29 сутыйлы бәрәңге бакчасы су астында калды, әйтерсең лә, диңгез җәелде. Куркып калдык, чөнки мондый галәмәтне телевизордан гына күреп белә идек. Су ишегалдындагы бөтен нәрсәне - утын, такта, шифер һәм хәтта алюмин мичкәне дә агызып алып китте. Инде өй эченә дә дым бәрә башлагач, аеруча курыктык. Бу вакытта минем белән бергә ике кечкенә бала һәм әти-әниләр бар иде.

МЧС хезмәткәрләренә рәхмәт, алар тиз арада килеп җитте. Ишегалдына алар зур көймәдә йөзеп керде һәм китәргә тиешле әти-әниләрне куркынычсыз урынга күчерде.

Торбалары тыгылган күперне җимергәч, су кими башлады. Хәзер инде су ишегалдыннан чигенде, ә баздагы суны суыртып торабыз. МЧС хезмәткәрләренә тагын бер кат рәхмәт, алар булмаса, без нишләр идек!

Шүрнәк авылында яшәүчеләргә нинди ярдәм күрсәтелгән һәм язгы ташу башка авыл һәм шәһәр халкына нинди дә булса куркыныч тудырамы-юкмы - бу турыда укучыларыбызга ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Доронин менә нәрсәләр сөйләде:

-Менә өченче көн инде көндезен һава температурасы ун градустан югары. Шунлыктан кар бик тиз эри һәм басу-кырлардагы су, үз юлын табып, түбәнгә таба ага. Торак пунктларга төшмәсен өчен, аңа "юл күрсәтергә" кирәк.- ди Николай Александрович.

- Танайка, Куклюк авылларында хәл аеруча җитди, әмма торак йортларга куркыныч янамый. Без гадәттән тыш хәлләргә һәрвакыт әзер, барысын да контрольдә тотабыз, ярдәм кирәк булганда, гражданнарга да булышабыз.

Шүрнәктә дүрт йорт су астында калды, бүген инде икесе генә. Анда 8 кешедән торган МЧС бригадасы, бер берәмлек техника эшләде. Аның ярдәмендә ишегалларыннан суны агызып җибәрү өчен юл казылды. Якын көннәрдә су кимер дип өметләнәбез, аннан соң суны суыртып, юл өслеген торгызачакбыз, чөнки Шүрнәк белән Дөм-Дөм авылын тоташтыручы юл казылып, машиналар үтә алмый башлады.

Николай Александрович укучыларыбызга газета аша тагын бер кат мөрәҗәгать итә: ишегалларына, өйгә, базга, подвалга су бәреп кермәсен өчен, су үткәрү торбаларын, су каналларын тикшереп, чистартып торырга кирәк.

Налия Касыймова

Н.Матросова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев