Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

ТР Сәламәтлек саклау министры Алабуга үзәк район хастаханәсендә булды

Марат Садыйков бала тудыру йортын, йогышлы авырулар бүлеген һәм йөрәк-кан тамырлары үзәген карап чыкты.

Беренче эш итеп ТР Сәламәтлекне саклау министры Алабуганың балалар тудыру йортына юнәлде. 2020 елның июнендә биредә вакытлыча йогышлы авырулар госпитале җәелдерелгән иде. Әни булырга әзерләнгән алабугалы хатын-кызларны ул вакытта, төркемнәренә карап, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан медицина учреждениеләренә җибәрергә карар кылдылар. 

Бу гамәл хатын-кызларның һәм аларның бәләкәчләре сәламәтлегенә зыян салмаслык итеп оештырылса да, алар сабыйларын үзләренең туган шәһәрендә табарга тели. Бала тудыру бүлеген яңадан эшләтеп җибәрү кирәклеген район башлыгы Рөстәм Нуриев тә әйтә килде.

Хәзер госпитальдә пациентлар юк, бина тулысынча яңартылуга мохтаҗ. Соңгы мәртәбә монда ремонт эшләре 2018 елда башкарылган иде, анда да хатын-кызлар консультациясе урнашкан беренче кат кына яңартылды. Бер елда анда 34 меңләп хатын-кыз килә иде.

Марат Садыйков баскычтан бишенче катка күтәрелде, палаталарны, бала табу, операция залларын карап йөрде. Бала тудыру бинасы алдында ук АҮРХ җитәкчелеге белән үтәлергә тиешле эшләр турында сөйләште: түбәне төзекләндерергә, электр үткәргечләрен, тәрәзәләрне, җилләтү юлларын алыштырырга, һәр кат өчен аерым җилләтү юлы булдырырга кирәк. Лифтның да эшләтү вакыты чыккан.

Алга таба делегация йогышлы авырулар бүлеген карады. Бина 1975 елда салынган. Ул да ремонтка мохтаҗ, фасадны да яңартасы бар.

Стационарның дүртенче катында урнашкан Йөрәк-кан тамырлары үзәгендә республиканың дүрт районыннан килгән пациентларга ярдәм күрсәтелә. Үзәк 24 урынга исәпләнгән. Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров сөйләвенчә, монда түбәне төзекләндерергә кирәк.

Әйтеп үтелгән проблемалар хәл ителәчәк. Марат Садыйков Алабугадагы эшлекле визитының эш программасын район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашып тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев