Тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә
Танайка авылында Бөек Ватан сугышында тылда хезмәт иткәннәр хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.
Әлеге чарада авыр сугыш елларында тылда бил бөкәннәрнең оныклары һәм балалары катнашты. Сугышта катнашканнарның мемориаль комплексына урнаштырылган әлеге такта тылда хезмәт итеп җиңү көнен якынайтучыларны мәңге искә төшереп торачак.
Бу тантаналы чарага җыелган өлкән буынның күзләрендә - яшь, чөнки авыр еллар яралары һаман әле алар күңелендә тирән җәрәхәт.
Районда беренчеләрдән булып, мемориаль тактаның нәкъ менә Танайка авылында ачылуы да юкка түгел. Сугыш елларында авыл халкы ил оборонасы фондына миллион ике йөз мең сумннан артыграк акча җыйган. Аларның җиңү көнен якынайтуга керткән бу зур өлешен Иосиф Сталин да игътибарсыз калдырмаган. Әле һаман мәктәп музеенда армиянең баш командующие телеграммасы саклана. Анда: "ТАССР, Алабуга районы "Кызыл партизан" колхозына хәрби самолетлар төзүгә керткән зур өлеше өчен сәлам һәм рәхмәтемне җиткерәм," -дип язылган.
-1943 елның февралендә бер атна эчендә Танайка авылы халкы хәрби самолетлар төзү өчен 5000 сумнан артак акча җыеп, Сталинга: "Колхозчылардан җыелган акчалар Хөкүмәт банкына күчерелде. Акча җыю әле дә дәвам итә" дип язып хат юллаган. Сугыш елларында җыелган акча миллионнан артык булып, аңа 12 истребитель төзергә мөмкин иде. Җыелган акчага барысы 30 самолет төзелде, -дип сөйли авылдашлары, тарихчы Алексей Пермяков.
Фронтка акча белән генә түгел, кемдер сыерын биргән, сарыгын, яшелчәсен, җылы киемнәрен дә...
Мемориаль тактаны ачу Район башкарма комитетының социаль эшләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, Танайка авыл җирлеге башлыгы Екатерина Морковкина, хезмәт ветераны Мария Летниковага һәм тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Ольга Якушевага тапшырылды. Ольга Дмитриевна тырышлыгы белән Алабугада тукучылар хөрмәтенә дә мемориаль такта ачылган иде инде. Ул тыл хезмәт фронты истблекләрен саклаучыларның берсе.
Фронтка шәһәр һәм районнан 13 меңнән артык кеше киткән, 5 меңнән артыгы яу кырында ятып калган. Тыл хезмәтчәннәре исеменнән Мария Летникова чыгыш ясады.
-Тыл хезмәтчәннәре турында онытмаулары куанычлы. Алар моңа лаек. Алар җилкәсенә хезмәтнең авыры йөкләнгән иде. Еллар узгач, минем үсеп килүче буынга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: "Лаеклы алмашчы булсагыз иде, әби-бабаларыгыз турында онытмагыз",- диде.
Бүгенге көндә инде безнең арадан киткән тыл хезмәтчәннәрен бер минутлык тынлык белән искә алынды, мемориалга чәчәкләр салынды.
Алия Сираева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев