Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Яшь көч» агрофирмасында сыер савучылар, ветврачлар һәм технологлар ярышты

Иске Юраш авылында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең осталыгын бәяләделәр.

Шушы көннәрдә «Яшь көч» агрофирмасында машина белән сыер саву операторларының, зооветеринария белгечләренең һәм мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча технологларның һөнәри осталыгы конкурсы узды. 

Ни өчен нәкъ менә әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе сайлап алынды дигән сорауга, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Косов җавап бирде: «Монда конкурс үткәрер өчен барлык шартлар да тудырылган. Беренчедән, теоретик өлешне үткәрү, шулай ук сыер саву аппаратларын җыю һәм сүтү өчен бик шәп кызыл почмак бар. Шулай ук «Яшь көч» агрофирмасының җитештерү күрсәткечләре районда иң югарысы. Әйтергә кирәк, март аенда сыерның уртача продуктлылыгы тәүлегенә 27,5 килограммга җиткерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 килограммга артыграк. Агрофирмада хәзер көн саен 6,5 тонна сөт савалар — бу 2020 елга карата 713 килограммга күбрәк. Бу хуҗалык, бер сыердан 8 мең 104 килограмм сөт савып, узган ел нәтиҗәләре буенча районда беренче урынны алды, 2020 елга караганда 189га күбрәк. Биредә мөгезле эре терлекнең барлык көтүе дә лейкоздан савыктырылган».

Узган ел «Яшь көч» агрофирмасында сыерлар саны артты. Хуҗалык Пермь крае һәм Киров өлкәсендә 104 нәсел танасы сатып алса, бер ел элек биредә Вологда һәм Киров өлкәләреннән 118 тана кайтарылды.

Агрофирма җитәкчесе Рузилә Һадиуллина һәм аның җитәкчелегендәге коллектив терлекләрне тулы кыйммәтле азык белән тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән.

Иң күп баллны — «Яңа Юраш» агрофирмасыннан машина белән сыер саву операторы Фәридә Вәлиева җыйды (мөмкин булган 100 баллдан 98 балл), ул конкурста җиңүче булды. Икенче урын «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Зенфирә Граховага (95 балл), өченче урын «Яшь Көч» агрофирмасыннан Гөлнур Сибагатуллинага (92 балл) бирелде.

Мөгезле эре терлек үрчетү буенча технологлар арасында иң яхшысы дип «Яшь Көч» агрофирмасыннан Илнур Абдуллов танылды (98 балл). «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Әмир Гасанов исәбендә 93 балл (икенче урын). Өченче урын «Яңа Юраш» агрофирмасыннан Мәсгүт Фатыйховка бирелде (91 балл).
Зоотехниклар һәм ветврачлар эшенә нәтиҗә җитештерү күрсәткечләре буенча соңрак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев