Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Яшүсмерләргә урлаганнары өчен мәҗбүри эшләр каралган

Алабуга шәһәр прокуратурасы балигъ булмаган ике алабугалыга карата гаепне хуплады.

Алабуга шәһәр прокуратурасы балигъ булмаган ике алабугалыга карата гаепне хуплады.

Прокурор ярдәмчесе Семен Гришин сөйләгәнчә, узган елның 18 июлендә алар төнлә азык-төлек кибетенә кереп, тәрәзәне ватып, алкоголь, тәмәке, жвачкалар һәм акча урлаган.

Моннан тыш, бу яшүсмерләр узган елның 19 июленнән 21енә кадәр даруханә һәм кайбер кибетләрдән әйберләр урлаганнар.

Суд тарафыннан балигъ булмаган һәр хөкем ителүчегә 150 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнде.

фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев