Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Югалтулар алып килде сугыш...

22 июньдә алабугалылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны искә алу өчен, Хәтер мәйданына җыелды.

Алабуга шәһәре һәм районыннан яу кырына киткән 14 меңнән артык кешенең нибары яртысы гына әйләнеп кайтты. Алабуга шәһәреннән киткән 5 меңнән артык кеше чит-ят җирләрдә ятып калды. Бу көнне Хәтер мәйданына сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугышта һәм аннан соң һәлак булганнарның тол хатыннары, балалары һәм оныклары җыелды.

71 ел элек шушы көнне иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе илебезгә басып керде - канкойгыч Бөек Ватан сугышы башланды. Сугышның беренче көннәре һәм айлары илебезгә аеруча зур югалтулар алып килде, чөнки без аңа әзер түгел идек. Әмма Совет халкы газиз Ватанын саклап калу өчен бөтен көчен барлап, зур батырлыклар күрсәтеп, дошманны үз өненә куды һәм җиңеп чыкты. Бүген каһарманнарның оныклары һәм оныкчыклары бабаларының батырлыклары, Бөек Җиңүебез белән чын күңелдән горурлана ала. Бүген алар - ирекле ил балалары.

Хәтер митингысына килүчеләр Мәңгелек ут янына, Советлар Союзы Геройлары истәлегенә куелган бюстларга чәчәкләр салды һәм бер минутлык тынлык белән искә алды. Тыныч, аяз июнь һавасын ярып, өч мәртәбә залп бирелде...

Алия Сираева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев