12 июньгә йолдызнамә (2022)
Йолдызлар кайберләргә сак булырга куша.
Кучкар
21.03 — 20.04
Бүген көнегез бик продуктив үтәчәк. Килеп туган хәлләрдә характерыгызның ныклыгын күрсәтергә туры киләчәк.
Үгезбозау
21.04 — 20.05
Бүген иҗат белән шөгылләнергә иң кулай көн.
Игезәк
21.05 — 21.06
Эш буенча хезмәттәшләрегез белән низаглашмагыз, ашыгыч карарлар кабул итмәгез.
Кысла
22.06 — 22.07
Бүген көнегез кызу темпта узыр. Игътибарлы булыгыз. Яныгызда күңелле кешеләр булыр.
Арыслан
23.07 — 22.08
Кинәт кызып китү очрагы бар. Сак булыгыз. Якыннарыгызга авыр сүз әйтүдән, аеруча.
Кыз
23.08 — 23.09
Әгәр дә сез кемгәдер вәгъдә иткәнсез икән, бүген бу вәгъдә турында онытырга ярамый, хәтта бу авыр булса да.
Үлчәү
24.09 — 23.10
Бүген сез бер үк вакытта күп төрле эшләр башкарып чыга алачаксыз.
Чаян
24.10 — 22.11
Ашыгыч гамәлләр кылмагыз. Башта җиде кат үлчәргә кирәк.
Укчы
23.11 — 21.12
Хәзерге вакытта авырлыклар булса, бүген алар җиңел генә чишеләчәк. Ашыгыгыз.
Кәҗәмөгез
22.12 — 20.01
Бүген сезгә финанс мәсьәләләре белән сак булырга кирәк. Мөмкинлеге бар икән, эшне кичектерү яхшырак.
Сукояр
21.01 — 18.02
Якыннарыгыз биргән киңәшләрне кирәк вакытта гына кулланыгыз.
Балык
19.02 — 20.03
Барлык эшне дә бергә эшләп булмый. Иң мөһимен беренче чиратта эшләп, калганнарын соңрак башкарсагыз, яхшырак булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев