Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

17 октябрь — 23 октябрьгә йолдызнамә

Арысланнарга - сәламәтлеккә игътибар итәргә, Укчыларга якыннры белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга киңәш ителә.

Кучкар (21 март — 20 апрель) 
Әйләнә-тирәдәгеләр белән күп аралашу көтелә. Таныш булмаган кешеләр биргән вәгъдәләргә ышанмагыз — алдаулары бар, дип кисәтә йолдызлар.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Бу атнаның төп проблемасын хәл итү юлы һич табылмый. Яхшылап уйлагыз әле: бәлки ул алай ук мөһим дә түгелдер? Шәхси тормышта җитди адымнар ясар вакыт җитте.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Бу атнада сезне бары тик яхшы хәбәрләр генә көтә. Сөйгәнегездән сюрпризлар булуы ихтимал. Гомумән, сездән уңай энергия тарала. Онытыла башлаган мөнәсәбәтләрнең яңаруы мөмкин.

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Финанс яктан тотрыклы киләчәккә нигез салу өчен уңышлы вакыт. Яңа танышулар, яңа мөнәсәбәтләр көтә. Ялгызлар парын табачак. Яшәү урынын алыштыру ихтималы зур.

Арыслан (23 июль — 23 август)
Сәламәтлек мәсьәләсе — беренче урында. Шуңа күрә тизлекне бераз киметегез, һаман каядыр чабу, бар нәрсәгә дә җитешү теләген тыегыз. Әйтәсе сүзләрегезне уйлап әйтегез.

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Хисләр ташкынына бирелеп хаталар ясап атмас өчен эмоцияләрегезне тыярга туры киләчәк. Аралашудан читләшмәгез: берәр әңгәмә вакытында үзегез өчен файдалы мәгълүмат ишетәчәксез.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Яңа кешеләр килү белән бәйле рәвештә, эштә мөһим үзгәрешләр көтелә. Сезне күреп алсыннар өчен катгый һәм актив булырга туры киләчәк. Бу атнада ерак юлларга чыкмаска киңәш ителә.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Эш урынындагы интригаларга бирешмәгез. Алтын урталык сакларга тырышыгыз. Сабырлык үз җимешен китерер: атна уртасында яхшы хәбәрләр көтегез. 

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь)
Тәмле теллеләргә ышанып, ни дә булса үзгәртергә ашыкмагыз. Матур сөйләнгән сүзләр еш кына ялган булып чыга. Иң якын кешегез көч һәм илһам биреп торыр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь)
Тыныч яшәргә һәм алга таба үсәргә комачау итүчеләрдән арыну вакыты җитте. Коллегалар белән мөнәсәбәтләрне җайга салыгыз. Ерак танышларга әҗәткә акча бирмәгез.

Сукояр (21 январь — 18 февраль) 
Бу атнада эшләгән барлык эшләрегез, кылган гамәлләрегез — барысы да киләчәктәге уңыш һәм матди тотрыклылык өчен нигез булачак. Ялларда табигатьтә, гаилә яки якын кешеләр белән аралашу көч бирәчәк.

Балык (19 февраль — 20 март) 
Эштә бик игътибарлы булыгыз. Кечкенә генә ялгыш та соңгы арада куйган барлык хезмәтегезне юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә күңел ачу турында беразга онытып торыгыз. Якыннарыгызның берсенә ярдәм таләп ителәчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев