Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

20-26 мартка йолдызнамә

Үгезбозаулар, сезгә үз хисләрегез ялкынында дөрләп яну куркынычы яный.

КУЧКАР (21.03-21.04)
Үҗәтлектән баш тартыгыз. Тәртибегезне шулай «алыштыру» яңа бурычларыгызны уңышлырак хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Акча мәсьәләсендә кискен үзгәрешләр көтелә. 

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Көч-энергия туплап, озакка сузылачак системалы, авыр эшкә әзер булып торыгыз. Сезгә үз хисләрегез ялкынында дөрләп яну куркынычы яный. Эшегездә, өегездә дә хәлләрне низагка җиткермәгез.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Файда, отыш кебек әйберләрне сиземләвегез нык артачак. Тормышыгызда мөһим вакыйгалар башланачак. Атна ахырында шәп хәбәр ирештереләчәк. 

КЫСЛА (22.06-21.07)
Уйнап-көлеп сөйләшүегез кешеләрнең ачуын чыгарачак. Сак булыгыз: хисләр йогынтысында җитди хата ясавыгыз ихтимал. Кемнеңдер үзегезгә карата мәкерле ният белән йөрүен дә белеп торыгыз.

АРЫСЛАН (22.07-21.08) 
Үзегезгә шактый ук кыен бурычлар алырга туры килер. Матди хәлегездә әйбәт кенә үзгәрешләр булыр. Дус-ишләрегез арасыннан берәве белән араларыгыз бозылырга мөмкин. 

КЫЗ (22.08-22.09) 
Атна дәвамында уй-теләкләрегез үзгәреп торыр. Кәефегез «уйнар», планнарыгыз сез теләгәнчә барып чыкмас шикелле. Шулай да хыялларыгыз белән хушлашмагыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10) 
Үкенечкә калырдай адым ясарга мөмкинсез. Тәртибегезне контрольдә тотыгыз, хисләрегезне тышка чыгармагыз. Кирәкмәс әйберләрдән котылу һәм тормышыгызга чуалчыклык керткән кешеләр белән аралашуны туктату кирәк.

ЧАЯН (26.10-23.11)
Нәрсәгә генә тотынсагыз да, тырышлыкларыгыз бушка китмәячәк. Тәвәкәллек бик шәп бер уңышның нигезенә әйләнәчәк. Тик аз сүзле булырга кирәк: тирәгездә «озын колаклар» бик күп.

УКЧЫ (24.11-21.12) 
Артыгын тырышып җибәрү үзегезгә үк зыян салырга мөмкин. Агымдагы эшләрегезне салмак кына башкарудан да яхшысы юк хәзер. Кемнәрнеңдер муеныгызга менеп утыруы да бар.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01) 
Язмышыгыздан зарланып утырудан туктагыз. Тормышыгызда нәрсәләрнедер үзегез үзгәртергә тырышыгыз. Хәер, ярдәм итүчеләр дә табылачак әле. 

СУКОЯР (20.01-18.02) 
Бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк, әмма алар үзегезгә фәкать абруй, муллык кына китерәчәк.

БАЛЫК (19.02-20.03) 
Туганнарыгыз, дус-ишләрегез, таныш-белешләрегез үзегезне искә төшерер. Ә бу бетмәс-төкәнмәс шалтыратулар, көтелмәгән кунаклар, очраклы очрашып күрешүләр дигән сүз. Сөеклегез белән татуланышуга беренче адымны ясау өчен бик шәп чор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев