Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

26 сентябрь −2 октябрьгә йолдызнамә

Кыслаларга кунак каршыларга, Арысланнарга җитди сөйләшүләргә әзер булып торырга киңәш итә йолдызлар.

Кучкар (21 март — 20 апрель) 
Эштә ашыгыч биремнәр артып тора. Җитәкчегез сезне аңламый. Киеренкелекне тагын да арттырмагыз. Җитәкче күзенә күренмәскә тырышыгыз. Атна ахырында шәһәрдән читкә китеп ял итегез. 

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Бу атнада бөтенесе дә сезгә ярдәм итәргә атлыгып торыр. Түзегез. Очраклы рәвештә күптән күрешмәгән танышыгызны очратырга мөмкинсез. Истә тотыгыз: бер кискән икмәк кире ябышмый... 

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Өегездә нәрсәне дә булса алыштырыгыз. Көнкүреш техникасы һәм электр җиһазлары белән сак булыгыз, дип кисәтә йолдызлар. Балалар белән кечкенә сәяхәтләргә чыгарга тырышыгыз. 

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Укучылар һәм студентлар бу атнада укуда уңышка ирешер. Өйдә гадәттәгедән күбрәк кеше булыр. Кунаклар каршы алырга әзерләнегез. Алар, гадәттә, көтелмәгән була...

Арыслан (23 июль — 23 август)
Эшлекле сөйләшүләр канәгатьләнү хисе китерер. Күңелле танышулар булачак. Туганнарыгыз — яхшы кешеләр. Шуны онытмагыз. Бу атнада теләсә-нинди хезмәт уңыш китерәчәк. 

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Бу атнада акча күп сарыф ителәчәк. Шулай кирәк, саранланмагыз. Яңа эш эзләргә туры килүе бар. Косметологка баруны башка вакытка калдырып торыгыз. 

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Очлы предметлар белән сак булыгыз. Тәүлекнең караңгы вакытында урамда булу киңәш ителми. Төс-кыяфәтегездә нәрсә дә булса үзгәртү өчен яхшы вакыт. 

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Бу атна уңышлы булачак. Шул исәптән акча мәсьәләсендә дә. Романтик очрашулар, күңелгә ятышлы сөйләшүләр кәефегезне күтәрәчәк. 28е көнне юлларда сак булыгыз. 

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь)
Акча белән бәйле җитди карарларны кичектереп торыгыз. Шәхси тормышыгызда ниндидер сер барлыкка киләчәк. Шикләнү, курку кебек хисләргә бирешергә тырышмагыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь)
Атна башында үз көчеңә ышанмау, борчылу кебек хисләр биләп алыр. 28 сентябрьдә бу хисләрнең сәбәбе ачыкланырга тиеш. Менә шунда ниндидер карар кабул итәргә туры килер. 

Сукояр (21 январь — 18 февраль) 
Сукоярлар бу атнада таркау. Игътибарлы булыгыз, мөһим карарларны тиз генә кабул итмәгез. Сишәмбедән шәхси тормышта үзгәрешләр булырга охшаган. 

Балык (19 февраль — 20 март) 
Төрле җәрәхәтләрдән сак булыгыз. Киеренке һәм катлаулы атна. Иренмәскә һәм эшләргә. Бу атнаның девизы шул булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев