Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

Йолдызлар фаразы

29 август — 4 сентябрьгә йолдызнамә/

Кучкар (21 март — 20 апрель) 
Бу атнада сездә сәяхәт итү теләге уяныр. Сәяхәтләрнең берсендә күңелле танышу көтә. Ялгызлар парын табарга мөмкин. Гаиләле Кучкарларның мөнәсәбәтләр ныклыгы зур сынау узар.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Бу атнада сезне тискәре хисләр биләп алачак. Күңелегездә булган шик-шөбһәләрне якын кешегез белән уртага салып сөйләшегез. Ялгыз кешеләрне хәлиткеч очрашу көтә. Балаларны тәрбияләүгә кагылышлы четерекле сорауларны хәл итәргә туры киләчәк.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Тормышыгыздагы соңгы вакыйгаларны анализлау өчен ялгыз калу теләге көчле булыр. Бакчада яки ремонт эшләрендә ярдәм бөтенләй көтелмәгән яктан килер. Эшегездә барысы да яхшы.


Кысла (22 июнь — 22 июль)
Танышларыгыз артачак. Туганнар, күптәнге дуслар белән очрашулар күңелегезгә тынычлык китерер. Узган атнада эштә булган күңелсезлекләрне онытыгыз: бу атна бары тик уңай хисләр генә бүләк итәр.

Арыслан (23 июль — 23 август)
Тормышыгызны катлауландырмагыз. Экспериментлар үткәрмәгез. Өстәмә керем алу мөмкинлеге бар. Дусларыгызның берсенә ярдәм кирәк булачак. 

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Барысы да сез теләгәнчә генә бармавына эчегез пошар. Яңа эш яки яңа вазифа турында тәкъдим килергә мөмкин. Шулар белән бәйле рәвештә яшәгән урынны алыштыру турында уйланачаксыз. 

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Үзгәртергә тырышмагыз: ничек бара — шулай барсын. Һәр көнгә шатланып, булганына шөкер итегез. Интуиция кискенләшер. Буш хыяллар белән яшәмәгез, чынбарлыкка аек карарга тырышыгыз. 

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Эшкә чамадан тыш бирелгән булуыгыз, гаиләдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә мөмкин. Эмоция һәм хисләрегезне тыеп тормасагыз, талаш чыгуы бар. Катлаулы вакытта вакыйгага башка күзлектән чыгып карарга тырышыгыз. 

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь)
Бу атнаның төп максатын билгеләгез. Һәр көнгә төгәл план төзегез, ә кичен аңа нәтиҗә ясагыз. Хыялланып кына калмагыз, үз кулларыгыз белән ни дә булса ясап карагыз. Урамда очраклы рәвештә ишеткән фраза, моңа кадәр аңлашылмаган әйберләргә ачыклык кертәчәк. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь)
Көндәлек тормышыгызда килеп туган конфликтлы хәлләрне чишүгә бар рухи көчегез китәр. Туып-үскән җирләргә барып кайту эчке көч, ныклык бирәчәк. Бар эшкә дә тотынмагыз, бар җиргә дә җитешергә тырышмагыз. Кайвакыт тормыш үз агымында барырга да тиеш. 


Сукояр (21 январь — 18 февраль) 
Яңа дуслар табачаксыз. Бу атнада мәхәббәттә уңышлар булачак. Ялгызлар күптән көткән парларын табуы ихтимал, парлылар хисләрен тагын да ныгытачак. Сәламәтлек һәм рухи тынычлык турында кайгыртыгыз. Ялларда дуслар арасында булырга тырышыгыз. 

Балык (19 февраль — 20 март) 
Сезнең алда берьюлы берничә мәсьәлә тора. Аларны чиратлап хәл итәргә тырышыгыз, үзегез өчен авторитет булган кешедән киңәш сорарга уңайсызланмагыз. Юлларда сак булыгыз. Гомумән, бу атнада техникадан ераграк торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев