Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга белгече Мөслим районында хатын-кызларга чигү эшләре серләрен өйрәтте

Ул район хатын-кызларына чигү эшләре белән шөгыльләнгәндә материал, төс, орнаментларны куллану серләрен өйрәтте.

2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Мөслим районында рухи яктан белемнәрен арттыру максаты белән һәрдаим төрле мастер-класслар уза. Бу хакта «Авыл утлары» сайтында хәбәр ителә.

Бүген туган якны өйрәнү музеена, чигү осталыкларын арттырырга дип, район халкы җыелды. Чарага Альберт Шәйхлисламов чакырылган иде. Ул бүгенге көндә Казан федераль университетының Алабуга филиалында һәм Алабуга сәнгать көллиятендә дизайн фәне буенча белем бирә.

Ул район хатын-кызларына чигү эшләре белән шөгыльләнгәндә материал, төс, орнаментларны куллану серләрен өйрәтте.

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев