Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга паркларының ике проблемасы турында волонтер Юлия Пивторонис сөйләде

Атна саен шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә волонтерлар шәһәр паркларының торышы турында мәгълүмат бирә.

Алар арасында «Барс» яшьләр үзәге хезмәткәре Юлия Пивторонис та бар. Ул безгә аны шушы катлаулы хезмәткә нәрсә этәргәне турында сөйләде.

Юлия Пивторонис яшьләр белән эшли, торак мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнә. «Барс» та ул инде ун елга якын хезмәт итә. Бервакыт үзәк җитәкчесе үз хезмәткәрләрен шәһәр тормышында активрак катнашырга өнди, үзләрен җәмәгать киңлекләре волонтерлары ролендә сынап карарга тәкъдим итә.

— Мин волонтерлык эше белән кызыксындым, шәһәрне төзекләндерүдә катнашырга булдым. Янәшә яшәү сәбәпле, Гуляй-парк һәм «Чебурашка» ны үз карамагым астына алдым. Атнага өч тапкыр, иртән һәм кич парклар буйлап узам, тәртипне күзәтәм, җитешсезлекләрне фотога төшерәм. Болар — тулган чүп савытлары, ватык атынгычлар, рәсем белән ямьсезләнеп беткән шарлар, сүнгән утлар булырга мөмкин. Әгәр дә кисәтүләр бетерелмәгән икән, моны да теркәп барам.

«Минем» паркларның проблемасы — янәшәдә урнашкан тиз туклану ноктасы. Алабугалылар үзләре белән паркка пакетлар, стаканнар, контейнерлар алып килә, ә кечкенә урналар күләмле калдыкларны сыйдыра алмый. Еш кына кичләрен биредә яшьләр ял итә, һәм иртәнгә чүп-чар күп җыела, төнлә беркем дә җыештырмый бит. Яшьләребезгә тәртип җитеп бетми.

Тагын бер проблема — вандализм. Балалар, яшүсмерләр, яшьләр шарларны салдырып алалар (хәзер аларны беркетү турында карар кабул ителгән), мәгълүмат стендларын бозалар. Бер кызның атынгычны ватуын күзәттем. Ә әнисе янәшәдә утыра, ләкин балага түгел, ә телефонга текәлгән, — дип зарланды Юлия Анатольевна.

Сүз уңаеннан, ул үзе дә ике бала тәрбияли һәм еш кына алар белән шәһәр паркларында йөри. Биредә бар әйбернең да алабугалылар өчен, шәһәребез кунаклары өчен ярату һәм кайгыртучанлык белән эшләнелгәнен балаларына да аңлата ул.

— Волонтерлык минем өчен — күңелле мәшәкать. Бу бит шәһәр, җәмгыять өчен, һәм үз сәламәтлегең өчен дә файдалы. Социаль челтәрләрдә паркны җыештырырга тиешле хезмәткәрләрне сүгә башлау дөрес түгел, беренче чиратта үзеңнән башлау шарт. Чүпләмәгән җирдә чиста була — шуны истә тотарга кирәк.

Әти-әниләр балаларын паркта үз-үзләрен тотарга өйрәтмиләр, шунысы күңелсез. Яхшы укымасаң, дворник булырсың, диләр. Ә без кайчак бөтен коллектив белән урамнарны җыештырырга чыгабыз, һәркемнең югары белеме бар, кайберләрнең хәтта икәү. Безнең өчен бу иҗтимагый файдалы хезмәт, аның белән горурланабыз. Бу мәсьәләгә күбрәк кешеләр кушылсын иде, — дип уртаклашты парк волонтеры.

Юлия Пивторонис фото төшергәндә, паркка килүчеләр моңа сагаеп карый. Кадрга эләгергә теләмиләр.

— Мин аларга әйтәм, сез күренмисез, борчылмагыз, дип. Хәтта фотоларны да күрсәтәм. Гәрчә кешеләр иҗтимагый киңлектә булсалар да.
Шул ук вакытта паркның видеокамералары сиздермичә генә шәһәрлеләр артыннан күзәтә. Һәм җинаять өстендә тотылган вандаллар мисаллары башкалар өчен сабак булып тора.

Юлия Александровна фикеренчә, балаларда үз-үзеңне тоту культурасына ата-аналар нигез салырга тиеш. Өлкәннәр үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен иң яхшы үрнәк булып тора.

Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә Юлия Пивторонис докладыннан:
«Жилкомфортсервис» белгечләре территориядә тәртип саклау, паркка килүчеләрдән соң чүп-чарны чистарту буенча эш алып бара. Ротонда, аның тирәсендәге мәйдан, урамнары чиста тоту. Кече архитектура формалары ачык.

Автополив системасы өретелде, калкулыклар кышка әзерләнде: скарификация, аэрация һәм көзге ашламалар белән тукландыру үткәрелде. Су эчү өчен урнаштырылган фонтаннар киләсе сезонга кадәр алып куелды.
«Гуляй-парк», стадион чиста. Газоннарны кыркыйлар.

Узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча шарларны нигезгә трослар белән беркетү турында карар кабул ителде.

Ротонда өстән тулысынча яктыртылган. Яктыртучы шарлар, кублар һәм башка яктырткычлар төзек хәлдә. Парк үзәгендә «Гуляй» хәрефләре тулысынча яктыртыла".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев