Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга район электр челтәрләре башлыгы Рамис Газизов «Газетага язылу бүләк ит» акциясенә кушылды

Ул «Алабуга нуры»н Иске Юрашта яшәүче хезмәт ветераны Гөлсем Закировага яздырды.

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу компаниясе дәвам итә, шуның белән бергә район газетасына язылуны бүләк итү буенча хәйрия чарасы да үткәрелә.

Хәтерләсәгез, берничә ел элек редакция «Газетага язылу бүләк ит» акциясен игълан иткән иде. Аның барышында район газеталарын, ихтирам йөзеннән, берничә дистә ветеранга яздыручылар табылды, шулай ук күп балалы, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрне дә онытмадылар. 

Бу атнада шундый игелекле чарага Алабуга район электр челтәрләре башлыгы Рамис Газизов кушылды. Ул "Алабуга нуры«н Иске Юрашта яшәүче хезмәт ветераны Гөлсем Закировага яздырды.

Гөлсем Закирова Алабуга районының Ядегәр авылында 1938 елның 20 сентябрендә туган. Иске Юраш авылы егетенә кияүгә чыккан. Ире ишле гаиләдә иң өлкән бала булып үскән кеше, аның әтисе бик яхшы, ләкин күзе күрми торган булган, шуңа да иренең җиде туганын кайгыртуны Гөлсем үз өстенә алган. Алар өчен тегә дә, бәйли дә. Көндезләрен ул фермада эшләгән. Гөлсем Закированың гомуми хезмәт стажы 40 ел. Хәзер аңа 83 яшь, әмма ветеран бер дә утырып тормый: иртәнге сәгать өчтә уяна, ипине үзе пешерә, мәчеләрен, этләрен, тавыкларын йорт куяннарын туйдыра, иртәнге аш әзерли — иртән сәгать җиде тулып утыз минут киткәндә, өстәлендә яңа пешкән кайнар аш. Ул бакчасында яратып эшли, оныкларын карый. Атна ахырында мунча яга, шәһәрдән балалары һәм оныклары кайтуын көтә. Гөлсем әби алты бала тәрбияләп үстергән, хәзер аның 13 оныгы, оныкларының да 8 баласы бар. 

Хуҗалык эшләре күп булуга карамастан, ветеран әле дә «Алабуга нуры» газетасын укырга вакыт таба. Атнага ике тапкыр көтеп алган газетасыннан район яңалыкларын, повестьларны укый. 

Әйтергә кирәк, мондый игелекле эшкә ният итеп, район газеталарына язылу бүләк итәргә теләүчеләр 3-81-11 телефоны буенча безнең редакциягә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев