Алабуга районында 2 яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк
Алар Бехтерево һәм Лекарево салаларында сафка басачак.
Төзелеш эшләре "Авыл җирлегендә яшәү өчен уңай шартлар тудыру" федераль программасы буенча башкарылыр дип планлаштырыла.
Районның тагын 4 авылында медицина учреждениеләре капиталь төзекләдереләчәк. Болар: Дөм-Дөм, Покровское, Танайка һәм Колосовка салалары. Ремонт эшләренә республика казнасыннан 100 мең сум акча бүленгән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев