Алабуга роботы Индиядә булып кайткан
КФУның Алабуга институты студентлары Владислав Старостин, Азат Насыйбуллин һәм Ислам Хәмитов робототехника буенча Халыкара олимпиадада (World Robot Olympiad) катнашты, ул Индия башкаласы Яңа Дәһли шәһәрендә үтте.
Егетләр математика һәм табигый фәннәр факультетының икенче курсында укый, һәтм аларның бу җиңүе беренче тапкыр гына түгел икән. Барысы да беренче курстан ук башланган. Ул вакытта студентлар Александр Минкин җитәкчелегендә программалаштырырга өйрәнгән. Ул институтта ачылган Мәгариф робототехника үзәгендә, укучылар һәм студентлар өчен дәресләр алып бара һәм егетләргә робот ясауда үзләрен сынап карарга тәкъдим итә.
− Һиндстанга ничек килеп эләктегез?
Ислам Хәмитов:
− Бөтенроссия этабында 1нче урын алуыбыз безгә халыкара сынауларда катнашырга мөмкинлек бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, илебезнең җыелма командасындаа бездән тыш тагын 4 дәгъва итүче бар иде. Һиндстанга 3 команда барырга тиеш иде, әмма китәргә бер атна кала, безгә мәскәүлеләр кушылды.
− Ярышлар үзлдәре ничек үтте?
Азат Насыйбуллин:
− Олимпиада 3 көн буе барды. Анда 51 команда катнашты. Чара квалификация туры һәм финалдан торды. Квалификация буенча без 8нче урын алдык, ә финалда 10нчы урында булдык. Сенсорларның берсе өзелгәнгә, шулай килеп чыкты.
Ислам Хәмитов:
− Роботны көйләү күпмедер вакытыбызны алды, чөнки җирле шартлар без ияләнгәннән аерылып тора - кыр катламы башка төрле, кегли икенчерәк төстә. Машина күрергә тиеш булганга, робот эшенә бу нык тәэсир ясый, һәм башка төсмердәрәк кеглиләрнең кайда торуын роботка төшенергә кирәк. Яшел кеглине бәргән өчен 5 очко бирелә, тик төсе икенчерәк булганга, урнаштырылган камера матрицасы аларны төрлечә кабул итә.
− Көндәшләрегезнең роботларын күрдегезме? Алардан нинд дә булса фикеләр үзләштердегезме?
Азат Насыйбуллин:
− Миңа Венгрия егетләре җыйган робот ошады. Гомумән, бу бик зур олимпиада иде, анда сынау төрләре күп булды, мәсәлән, роботлар футболы яисә көнкүреш бурычлар үтәү кебек иҗади биремнәр.
− Истәлекле урыннарын күрә алдыгызмы?
Азат Насыйбуллин:
− Көн тәртибе тыгыз иде. Анда булган арада, барысы 40 минутлап буш вакыт булгандыр. Нигездә без Һиндстанны ярышлардан, шәһәрнең икенче ахырында урнашкан отельгә кайтканда, автобус тәрәзәсеннән күрдек.
Ислам Хәмитов:
− Һиндстанның гаҗәеп Таҗ Мәхәлен күрергә теләгән идек, ләкин без олимпиаданың беренче көнендә очып төштек, иртәрәк килүчеләр карарга өлгергән.
− Ил турында нинди кичерешләр калды?
Азат Насыйбуллин:
− Һиндстан - контрастлар иле. Анда барып кайту вакытында безнең монда, Россиядә ничек яхшы яшәвебезне аңладык. Урамнардан үткәндә, гамәлдә ачык һавада диярлек йоклаучы ярлыларның сәләмә өйләрен һәм бетон дивар, чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган, кораллы каравылчылары торган биек йортларны да күрдек.
Ислам Хәмитов:
− Һиндстанлыларның күбесенең баш өстендә түбәсе дә юк. Кайберләре 10-15 кеше җыйнаулашып, җиргә казык кадый да, өстән катыргы белән ябып, яши башлый. Шундый лагерьны күрдек хәтта, анда кешеләрнең беренче көн генә яшәмәгәннәре күренеп тора. Безне шулай ук пычрак елгалар нык гаҗәпләндерде, җыелган чүп аркасында, сулары мазут шикелле, кара. Мәскәүгә кайткач, чүп һәм пычрактан башка тротуар кырыен күрүемә шатландым.
− Киләчәккә планнарыгыз нинди? Андый олимпиадада тагын катнашырга уйлыйсызмы?
Ислам Хәмитов:
− Әлегә сөйләшмәдек. Гыйнвар уртасында киләсе биремнең темасы билгеле булачак, шул чагында карарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев