Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга шәһәренең «1нче гимназия — Милли белем бирү үзәге» балалар бакчасында Ураза бәйрәме узды

Бәйрәмдә кечкенә һәм уртанчы төркем балалары катнашты.

Тәрбиячеләр бу чараны яшь буынга татар халкының милли мирасын, аның гореф-гадәтләрен түкми-чәчми җиткерү, милли аң тәрбияләүгә, туган телгә, табигатькә, Ватанга карата мәхәббәт уяту максатыннан чыгып әзерләде. Малайлар һәм кызлар бәйрәмдә дин, гореф-гадәт төшенчәләре турында башлангыч мәгълүмат алды. Моннан тыш, табигатьне ярату, үсемлекләргә, төрле җан ияләренә сакчыл мөнәсәбәт булдыру, табигатьтә булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искәртелде. 

Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләде, матур җырлар башкарды, мавыктыргыч уеннар да читтә калмады.

Әйтергә кирәк, балалар бакчасы җитәкчесе Гүзәл Аслямова, методист Гөлия Зульмиева балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә ислам кыйммәтләрен куллануга зур игътибар бирә. Тәрбиячеләр Раилә Гатауллина, Сиринә Хаметшина һәм Равилә Юнысова бәйрәмне оештыруда зур көч куйды.
Равилә ЮНЫСОВА

ФОТО: Шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев