Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга студенты «Алга» һәм «Тимер» батальоннары өчен җыр язган

Кызны бу адымга батальоннарның берсендә хезмәт итүче әтисе илһамландыра.

Алабуга студенты Райна Сабирова чыгарган җыр, «Алга» һәм «Тимер» Татарстан батальоннарының гимнына әверелде.

Кызны бу адымга батальоннарның берсендә хезмәт итүче әтисе илһамландыра. Кызының сәләтен белеп, ул аңа безнең якташларыбызга рухи яктан ярдәм итәрлек җыр иҗат итүен сораган.

− Ул — төзүче, армиягә бернинди дә катнашы юк. Яшь чагында ул хәрби булырга хыялланган, әмма нәтиҗәдә үзенә башка юл сайлый. Ләкин, иреклеләрне җыю турында белгәч, батальоннар составына керергә теләген белдерде. Ул безгә бу турыда шунда ук әйтмәде — борчырга теләмәгән, − ди студентка.

Райна әтисе турында бик яратып сөйли. Ул — аның иң якын кешесе. Балачактан ук ул аның «койрыгы» булган, һәрвакыт аның артыннан һәркайда ияреп йөргән. Нәкъ менә ул бар эшен ташлап, кызын вокал һәм фортепиано дәресләренә алып барган.

2 сентябрьдә кыз җыр өстендә эшли башлый. Бер минутны да югалтмыйча, тизрәк язып бетерәсе килә аның. Башта җыр тулысынча татар телендә була. Ләкин күмәк төзәтүләрдән соң рус телендә дә юллар барлыкка килә.

− Бу эштә бик күп кеше катнашты. Аранжировка һәм тавышны яздыру белән көллият булышты. Ярдәм итүчеләргә мин бик рәхмәтле, − диде Райна.
Җыр күңелгә ятышлы килеп чыккан. Анда безнең солдатларның батырлыгы һәм аларның һәркайсын өйдә көтүләре турында әйтелә. Ләкин иң мөһиме — ул адресатына барып җиткән. Кызның әтисе, җыр яхшы чыкты, аны барысы да тыңлый, һәм ул аларга көч бирә, рухны күтәрә, ди.

− Әтием турында бик күп уйлыйм, әлбәттә аның турында борчылам. Әти өчен бу җыр кирәк, шуңа күрә минем өчен бу эш бик мөһим иде. Нәрсә генә булмасын, мин аны чыгарырга тиеш идем, − ди ул.

Тыңлаучылар да җырны югары бәяли. Тискәре фикерләр юк. 

− Мин бары тик үз тарихымны сөйләргә булдым, әти хәзер хезмәт итә һәм мин аның белән бик горурланам, — ди ул.
ла.

Җырны безнең ВК төркемендә тыңларга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев