Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга укытучысы Эльмира Мурзина: үз шәкертләренә үрнәк шәхес

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында укытучы торганлыгын һәркем таный.

Әйе, кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче остаз ул — укытучы. Бүген галим дә, төзүче дә, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә башлана.

Ничек кенә авыр, катлаулы, тынгысыз булмасын, күпләр шушы юлны сайлый. Сүзем "1нче гимназия — Милли белем бирү үзәге«ндә хезмәт куючы яшь мөгаллимәбез — Эльмира Мурзина турында. Бүген, яшьләр югары белем йортларына бик атлыгып тормаган заманда да, язмышын укытучы һөнәре белән бәйләгән ул. Яшь буынга тарих серләрен төшендереп, туган җиребезгә, тарихыбызга, халкыбызга тугрылыклы, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли. 

Әлбәттә, үз шәкертләренә үрнәк, горурланырлык шәхес тә ул. Эльмира Рәшит кызы — күп бәйгеләр, конференцияләрдә җиңүче. «Россиядә ел укытучысы-2022» бәйгесенең «Дебют» номинациясендә катнашып, җиңү яулавы да аны иҗади эшләүче, тырыш, һәрьяклап сәләтле мөгаллим итеп танытты. Ә мондый яшьләребез булганда, киләчәгебез матур, өметле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев