Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада авиамодель спорты буенча төбәкара фестиваль узачак

Фестиваль Алабуганың иске аэродромында узачак.

20 майда Алабугада «Җиңү канатларында» дип аталган авиамодель спорты буенча төбәкара фестиваль узачак. Оештыручылар бай программа вәгъдә итә: ярышлар һәм авиамодель чыгышлары, лекцияләр вакытында катнашучылар самолетлар төзелеше турында белә алачак, ә мастер-класслар вакытында иң гади модельләрне үзләре ясарга һәм эшләтеп җибәрергә өйрәнәләр. 

Фестиваль программасында:

  • Радиоидарәле самолетлар һәм вертолетлар чыгышлары һәм ярышлары;
  • Радиоидарәле самолетларда һава сугышлары;
  • Кызыксынучылар цчен ракеталар һәм самолетлар буенча мастер-класслар;
  • Самолетлар төзү һәм очучылар турында лекция;
  • «Кызыклы фән һәм техника йорты» интерактив шоу;
  • Балалар өчен авиамодельләр ярышлары.

Катнашу бушлай.

Үткәрү датасы: 20 май 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр 
Үткәрү урыны: Иске Алабуга аэродромы территориясе (Сельхозхимия).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев