Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада Иске татар зиратында өмә булды

Мәчет әһелләре бирегә елга ике тапкыр — язын һәм көзен җыела.

Үткән ял көннәрендә Галиәскар Камал урамындагы Иске татар зиратында өмә булды. 

Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, бу зиратта кайбер каберләрне карап тоталар, ташланганнары да аз түгел. Монысы бик иске инде, беренче каберлекләр 1700 елларда ук барлыкка килгән, яңалары биредә ясалмый.

− Без күптәннән беркем дә карамый торган каберләрне чистартабыз. Бу ябык зират булса да, мондый урыннарны чиста тоту мөһим. Зиратны чүптән арындыру — хәерле гамәл, — ди Хәлим хәзрәт.

Бу зиратка керүнең дүрт юлы бар, һәркайсы янында чүп өелгән. Беренче чиратта, шул чүп-чарны чыгардылар, аннары иске агачларны һәм корыган куакларны кистеләр.

Заһит Әһлиуллин бирегә ел саен килә. Бу көнне аның ялы туры килгән, һәм ул өмәдә катнашырга карар иткән. 

− Ел да киләбез шушы зиратка, чистартабыз, ләкин өрәңге тиз үсә, тагын басып киткән. Бу эшебез мөһим дип саныйм, шул рәвешле, без вафат булганнарга ихтирам күрсәтәбез, − ди ул.

Форсаттан файдаланып, Хәлим хәзрәт бу дөньядан киткәннәрнең туганнарының исенә төшерә: Ислам дине кабергә чардуган һәм кабер ташы гына куюны күздә тота, алар гади булырга тиеш, зур һәйкәлләр хупланмый, мөселман зиратларында фотосурәтләр кую, кабер өстендә ашамлык калдыру, ясалма чәчәкләр кую тыела, чәчәкләр утыртырга мөмкин.

− Хөрмәтле тугандашлар! Үлгәннәр өчен дога кылу кирәк, − ди     Хәлим хәзрәт.

Шул ук вакытта шәһәр урамнарында да эш кайнады. Разведчиклар, Интернационал, Төзүчеләр урамнарында тәртип салынды.

− Без туфракны тигезлибез, эре ташларны алып ташлыйбыз, юкәләрне агартабыз. Барлык чәршәмбе һәм шимбә өмәләренә чыгабыз, һәрвакыт күтәренке күңел белән, шәһәр урамнарын тәртипкә кертү безгә ошый, шушында яшибез бит, көн дә шушы урамнардан йөрибез, тирә-якның чисталыгын күрүе рәхәт, − ди Алина Иксанова.

Ринат Ишкиняев та күмәк җыештыруга теләп чыккан.
− Шәһәр матурлыгына һәркем үз өлешен кертсә, искиткеч, шәһәребез уңайлана бар. Хәзер өмәләргә чыгу модага керде, булышырга яшьләр дә килә, өлкән яшьтәгеләр дә калышмый. Туган шәһәребез өчен һәммәбез нинди дә булса файда эшли ала, − ди ул ышаныч белән.

Чәршәмбе һәм шимбә өмәләре март уртасыннан оеша башлаган иде. Шул арада шәһәрдә дә, районда да рейдлар узды. Табылган кимчелекләр турында территория хуҗаларына хәбәр ителде, тәртип бозулар хосусый йорт-җирләрдә дә, предприятие һәм сәүдә объектларында да очрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев