Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада мохтаҗларны ашату өчен тагын ике павильон барлыкка киләчәк

Бу хакта «Алабуга» хәйрия фонды хәбәр итә.

Алабугада «Кеше приюты» («Приют человека») мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү пункты актив эшли. Февраль аенда биредә 2 491 алабугалы кайнар аш белән тәэмин ителгән. 2022 елда пункт 21 153 порция кайнар ризык тараткан һәм ике кешене эшкә урнаштырган. 

«Алабуга» хәйрия фонды хәбәр иткәнчә, хәзер безнең шәһәр өчен тагын ике павильон әзерләнә. Берсен 4нче микрорайонда, ә икенчесен шәһәрнең аскы өлешендә урнаштырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев