Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада үткән елда 806 бала туган

Бу 2020 елдагыга караганда, 56 балага кимрәк.

Алабуга районында демография хәле сизелерлек начарланган. Үткән елда 806 сабый туган, бу 2020 елдагыга караганда, 56 балага кимрәк. 
Медицина хезмәткәрләренең йомгак утырышында Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров шундый мәгълүмат китерде. Утырышта ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының беренче урынбасары Альмир Абашев катнашты. 

Демография буенча районда югары күрсәткеч 2012 елда теркәлгән булган. Баш табиб хезмәткә сәләтле яшьтәге халык арасында үлем-китем сәбәпләре турында да сөйләде. Алар арасында беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары тора. Яңа COVID-19 коронавирус йогышлы авыруы икенче урында бара. Әлеге чир белән көрәш дәвам итә. Хәтерләсәгез, 2020 елның июнендә вакытлыча йогышлы авырулар госпитале җәелдерелгән иде. Ул Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеев районы пациентлары цчен коронавирусны ачыклый һәм дәвалый торган районара үзәк статусына ия. Госпитальгә эшкә 251 хезмәткәр җибәрелгән, шуларның 19ы — табиблар. Башка дәвалау учреждениеләреннән 7 табиб, шул исәптән 3 ординатор җәлеп ителгән. 

Үлем сәбәпләреннән өченче урында — яман шеш авырулары. Аннан соң эндокрин система, ашкайнату органнары авырулары, җәрәхәтләнү һәм агуланулар, сулыш органнары чирләре һәм башкалар китә.

ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм район җитәкчелеге Алабуга үзәк район хастаханәсенә мөһим медицина җиһазларын сатып алуда ярдәм итә. ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгыннан Алабуга үзәк район хастаханәсенә 70 миллион сумлык бәягә җиһаз, медицина техникасы, автотранспорт кайтарылган. Беренчел кан тамырлары үзәге заманча җиһаз белән, шул исәптән, компьютерлы яңа томограф белән дә, — тулысынча җиһазландырылган.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев тырышлыгы белән район хастаханәсенә эксперт класслы ике УЗИ аппараты кайткан, ЛОР-табибының эш урыны тулысынча җиһазландырылган. Быел 6 миллион сумлык лаборатория җиһазлары алуга район җитәкчелеге белән килешенгән. 

Авыр чорда Алабуга хастаханәсен эшкуарлар һәм шәһәр предприятиеләре дә ярдәменнән ташламады. ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев «Махеев» хәйрия фонды белән берлектә, видеоколоноскоп сатып алды, прививка ясау бүлмәләрен фармацевтика суыткычлары белән җиһазлады.
«Алабуга» МИЗы ТР Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев җитәкчелегендә АҮРХ өчен мониторлы видео һәм медицина җиһазы сатып алды. 

«Татнефть» хәйрия фонды ике миллион сумнан артык бәягә җиһаз алуда булышты. 

Шулай ук «Август Алабуга» ҖЧҖ, «АлАЗ», «Кастамону», «МТЗ-Татарстан», Алабуга азык-төлек комбинаты, «Белая дача» ҖЧҖ предприятиеләре иганәчелек итте. Гомуми ярдәм күләме 25 миллион 500 мең сумлык булган. 
Утырышта сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар җитешмәү мәсьәләсе дә яңгырады. Өлешчә, табиблар шәһәрдә җитешми —республика буенча тәэмин ителешнең уртача күрсәткечләреннән 2 тапкыр түбәнрәк — 7 ФАПта фельдшерлар кирәк. Табибларның уртача яше дә уйландыра. Югары уку йортларына кергәндә квота санын арттыру мөһимлеген дә әйтеп уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев