Алабугага Свердловск өлкәсеннән ветераннар килде
Безнең шәһәрдә тарихи хәтерне һәм мәдәни байлыкны саклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Свердловск өлкәсе делегациясе булды.
Делегация составына сугыш, хезмәт, сугышчан хәрәкәтләр, дәүләт хезмәте ветераннары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, пенсионерлар керде.
Аны отставкадагы авиация генерал-майоры Юрий Судаков җитәкләде, ул үз вакытында һава һөҗүменә каршы оборонаның 4 нче аерым армиясе белән җитәкчелек иткән, анда 19 субъект кергән.
Кунакларны причалда җырлар, икмәк һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Хәтер мәйданында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон әлеге тарихи урынны яңарту, МХОда һәлак булган катнашучыларга мемориал булдыру, үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Аннары кунаклар Мәңгелек утка һәм алабугалылар — Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары бюстларына чәчәкләр салдылар, яшь десантчыларның чыгышын карадылар.
Юрий Судаков җылы очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Әстерханга сәфәрләре вакытында Свердловск өлкәсе ветераннары һәм пенсионерларының һәрвакыт Казанга һәм Алабугага килүләрен билгеләп үтте. Алар бөтен Россия буенча ветераннар оешмалары белән элемтәдә торалар һәм әйтүләренчә, илебезнең һәр торак пунктында да Бөек Ватан сугышында, 20 гасырның локаль конфликтларында, ә хәзер махсус хәрби операция барышында һәлак булучылар барлыгын күрәләр.
— Россия солдатлары һәм офицерлары Ватанны саклаучылар традицияләрен саклыйлар. Хәзерге яшьләр арасында буыннар эстафетасын кабул итәргә әзер кешеләр барлыгын белү сөендерә. Без дә эшебездә үзебезгә кадәр булган сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең данлы традицияләрен дәвам итәбез. Барыбызга да тыныч күк йөзе телим.
Юрий Дмитриевич яшь десантчыларга белем алырга, әти-әниләренең киңәшләрен тыңларга һәм дуслыкның кадерен белергә дигән теләкләр теләде. «Һәм, әлбәттә, кайда гына булсагыз да, язмышыгыз ничек кенә булса да, нинди генә вазифалар биләсәгез дә — үзегезнең һөнәри бурычларыгызны намус белән үтәгез», — дип ассызыклады Юрий Судаков.
Шуннан соң кунаклар Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Хәтер музеенда һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә ачылган Хәтер скверында булдылар, стелага чәчәкләр салдылар, тарихи музей кварталы буйлап йөрделәр.
Рәхим итегез, коллегалар!
«Трактир» музей-театрында Алабуга һәм Свердловск ветераннар оешмалары вәкилләренең семинар-киңәшмәсе булды.
— Берничә көн рәттән һава торышы безне салкыннары белән сынады, ә теплоход Алабугага якынлашкач, кинәт кояш балкып чыкты, җылы булып китте. Сез, алабугалылар, үзегезнең игелегегез һәм ачык йөзегез белән күңелләребезне җылыттыгыз. Рәхмәт сезгә! — дип мөрәҗәгать итте безнең шәһәргә килүчеләрнең берсе, Свердловск өлкәсе ветераннар советы әгъзасы Ольга Васильевна Алабуга коллегаларына.
Мондый очрашулар, экскурсияләр инде беренче ел гына оештырылмый. Музейларда һәм тарихи урыннарда булудан тыш, кунаклар үзләре кебек үк ветераннар хәрәкәте активистлары белән аралашуга, пенсионерлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашуга шатландылар.
Гадәттәгечә, башта делегацияләр сувенирлар алмашты, шуннан соң АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов һәм аның урынбасары Любовь Котлова «сугыш балалары»н хөрмәтләп, аларга иң җылы теләкләрен юлладылар. Надежда Разина, Нина Сушкова, Татьяна Шигалева, Нина Овсянникова чәчәкләр һәм бүләкләр кабул итте, игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, республиканың иң яхшы башлангыч оешма конкурсында җиңүләре өчен аларның җитәкчеләре Валентина Корнилова һәм Михаил Красильников котлаулар алды.
Екатеринбург пенсионерларының ничек яшәве турында аларның җитәкчесе Любовь Рябинина сөйләде. Аларның шәһәрләрендә 25 нче тапкыр үткәрелүче ветераннар коллективларының традицион фестивальләре турындагы хәбәрне аеруча кызыксынып тыңладылар.
Алабугалыларның, шул исәптән авыл халкының да сөйләрлек сүзләре бар иде. АМР ветераннар советы рәисенең район буенча урынбасары Екатерина Морковкина МХО катнашучыларына ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Фрида Шакирова 9 нчы мәктәптәге сугышчан гаилә даны музее турында сөйләде. Екатерина Данилова кунакларны үзе нигез салган хәрби дан музее эшчәнлеге белән таныштырды.
Михаил Красильниковның лекторлар төркеменең актив эше турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Әйтергә кирәк, аның әгъзалары яшьләрне патриотик тәрбияләүгә күп игътибар бирә. Ветераннар советының өлкән әгъзаларыннан берсе булган Виктор Кусакинның чыгышы шулай ук һәркемнең исендә калырлык булды. Ул сугыш чорына туры килгән балачагы турында сөйләде.
Җирле шагыйрь һәм музыкант Рәхим Гайсинның чыгышы очрашуның чын бизәге булды, аның башкаруында үзе язган шигырьләр һәм җырлар, башка искиткеч авторларның әсәрләре яңгырады. Сүз уңаеннан, үзенең бер җыентыгын ул Казаннан очрашуга дип килгән Алабуга музей-ядкарьлегенә нигез салучы Доларис Галләмовага бүләк итте.
Традиция буенча алабугалыларны даими кунакларның берсе Иван Пермяков җырлары белән сөендерде, аның репертуары һәркемгә ошады.
— Сезнең шәһәр миңа бик якын һәм кадерле, чөнки монда кайчандыр минем әтием хезмәт иткән, — диде Иван Иванович. Башка шундый матур шәһәрне мин белмим. Кадерле алабугалылар, сезнең алда баш иям.
Очрашу ахырында катнашучыларга Алабугада танылган башкаручы Владимир Бессмертных үзенең җырларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев