Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар Илмәт авылындагы КФХ хуҗалыгы башлыгына ярдәм өчен рәхмәт җиткерә

Бәхетебезгә, Алабуга районында иганә ярдәме күрсәтергә әзер торган кешеләр бар.

Яңа ел алдыннан, Балалар экология-биология үзәге Илмәт авылындагы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы, искиткеч кеше Илфат Әшрәфҗановка рәхмәт сүзләре җиткерә. 

Илфат Эдуард улы, мәрхәмәтле могҗизачы кебек, безгә булышудан баш тартмады, берничә капчык ашлыкны бушлай бүлеп бирде. Ул бик ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше, җирле авыл хуҗалыгына — бөртекле культуралар үстерүгә зур өлеш кертте. 

Аның әтисе — җаваплы, үз хезмәтен яратучы Эдуард Мөбарәк улы Әшрәфҗанов та фермер хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнде. Бүген Илфат әтисенең эшен дәвам итә. Гаилә эшен алып баруда аңа улы Алмаз ярдәм итә. Алмазның быел улы туган, ул да династиянең дәвамчысы булыр дип өметләнәбез. 

Безнең учреждениенең проблемаларына битараф булмаганы өчен, Илфат Эдуард улына ихлас ихтирамыбызны белдерәбез. Мондый ярдәм — ул безнең оешма эшенә бәя биргесез өлеш кертү.

Без аңа мәрхәмәтле эшендә зур уңышлар, тормыш юлында күбрәк җылылык, муллык, сәламәтлек, гаиләсенең алга таба чәчәк атуын телибез. 
Ул күрсәткән иганәчелек җир йөзендә яхшы кешеләрнең күбрәк булуын тагын бер кат раслый. 

«Балалар экология-биология үзәге» ӨБ МБУ коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев