Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар «Кәмит Җәвит» тапшыруында катнашты

Тапшыруны иртәгә, 11 февральдә, ТНВ каналында, 18 сәгатьтә карарга була.

Алабугалылар күптән түгел генә «Татарстан — яңа гасыр» каналының «Кәмит Җәвит» күңел ачу программасында катнашып кайтты. Бу программага безнекеләрнең беренче баруы.

Дәртле һәм шат күңелле, иҗади һәм сәләтле, менә дигән көлү осталарының күзләре янып тора! «Шундый сыйфатларга ия булганнарны гына көтәләр биредә», — дип көлә минем язма геройлары. Җирле "йолдыз«ларыбызны телеэфирдан иртәгә кич күрә алачакбыз.

Башкалага барырга аларга шәһәр Мәдәният сарае директоры Рамис Давытов тәкъдим иткән. Бу фикер шунда ук иҗат кешеләренең күңеленә хуш килгән. «Сөембикә» халык җыр ансамбле, «Көзге» татар театры режиссеры Нина Сәлимуллина, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары бу проектта яраткан шәһәребезне лаеклы күрсәттеләр.

Мәдәният сарае директоры урынбасары Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, аларның алдан уйланган планы булмаган, репетицияләр дә ясамаганнар. Монда үз репертуарың булу һәм татар телен белүең әһәмиятле. «Кәмит Җәвит» — ул тоташ импровизация. Экспромт. Иң мөһиме — югалып калмаска. Проектның хикмәте: борынгы татар гадәте — авылда капка төбендә кич утыру. Күршеләр, дуслар белән очрашу. Программа геройлары күңелле нәрсәләр сөйли. Кем ничек булдыра ала, тик кенә утырасы түгел. «Алып баручы безгә үзебезне ничек тотарга кирәген өйрәтер, дип уйлаган идем. Нәтиҗәдә — хип-хоп, шуның белән шул. Яңадан төшереп тору юк. Бу мине барыннан да нык гаҗәпләндерде», — диде Альберт.

Аның белән бергә, сөйкемле тормыш иптәше Диләрия дә барган. Ул 30 ел шәфкать туташы булып эшли, "Сөембикә«дә җырлавына 25 ел.

Диләрия Хәбибуллина: «Гаиләмне, коллективымны, шәһәремне күрсәтү өчен әзермен. Программа ахырында ирем белән яраткан җырыбызны башкардык. Нинди җыр икәнен әйтмим, 11ендә күрерсез».

2015 елда Диләрия Хәбибуллина «Нечкәбил» республика аналар һәм гаилә конкурсында җиңү яулап, беренче өчлеккә кергән иде. Былтыр ул «Җырлыйк әле» конкурсында икенче урын алды.

Нина Сәлимуллинаның сәхнә тәҗрибәсе зур, шуңа күрә, бөтенләй дә дулкынланмаган дияргә дә була. Нина Алексеевна сүзләренә караганда, Җәвит Шакиров, һөнәри режиссер буларак, катнашучыларга оста ярдәм иткән. Ул бик хисчән һәм акыллы кеше, ди Нина ханым.

Нина Сәлимуллина: «Без Алабуга турында такмаклар җырладык, аларны «Сөембикә» солистлары Ралиф Солтанов һәм Рашат Һадиуллин иҗат итте. Аннан башка җырлар да булды. Барын да әйтмим. Күрерсез. Бүләк итеп Алабуга шәһәрлеге рәвешендә чәк-чәк алып бардык, аны «Сөембикә» ансамбле җитәкчесе Зифа Измайлова пешерде».

Шул рәвешле, «Кәмит Җәвит» программасы шимбәдә, февральнең 11ендә, ТНВ каналында сәгать 18.00дә эфирга чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев