Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар район башлыгы гранты кысаларында коймаларын яңарта

Проект берничә елга исәпләнгән.

Шәһәрдәшебез Валентина Кочнева йорты янындагы койманы яңарту мөмкинлегеннән файдаланып калган. 

Валентина Михаил кызы Галиәскар Камал урамындагы 14нче йортта яши. Койманың бер өлешен ул җәй көнне үк яңарткан. Күптән түгел генә, район башлыгы башлап җибәргән грант кысаларында, киртә ясауга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтаруга гариза язарга булган.

— Грант турында мин августта белеп алдым һәм катнашырга уйладым. Бик кирәкле программа, бигрәк тә шәһәрнең иске өлешендә торучылар өчен. Төзелгән вакытта, сизелерлек ярдәм дип саныйм. Гаризамны махсус комиссия карап хуплады, аннан соң инде койма проектын да расладылар, — ди Валентина Кочнева. — Сайлап алырга дип, миңа дүрт вариант тәкъдим иттеләр.

Йорт хуҗасы үзенең яңа коймасы өчен металл баганалар һәм капка белән бергә, көрән төстәге профнастил сайлаган, өске яктан проект буенча бизәкле такта куелачак. Иске койма күптән инде яраксызга әйләнгән, урыны-урыны белән рәшәткәләре бөтенләй таушалган. Бу атнада эшчеләр койма урнаштыруны тәмамлады, Валентина шатланып бетә алмый. «Әле өйне дә ремонтлыйсы бар, ул чагында инде бөтенләй башкача булачак», — ди Валентина.

Хәтерләсәгез, коймаларын төзекләндерүгә тоткан акчаларының бер өлешен кайтару буенча грант алуга шәһәребезнең тарихи өлешендә яшәүчеләр гариза бирә ала. Гаризаны хупласалар, иске киртәне сүтеп яңаны куярга, 50 мең сум күләмендә компенсация түләве алырга була. Бу проект берничә елга исәпләнгән, грант шартларына туры килүче һәр кеше гариза бирергә мөмкин. Шул ук вакытта, койманың озынлыгы, аның бәясе әһәмиятле түгел — грант алуда катнашучы һәркемгә 50 мең сум акча кире кайтарыла.

Коймасын яңартырга теләүчеләр 4-48-98 номеры буенча телефоннан шалтыратырга, гаризаны ppseralabuga@mail.ru электрон почтага җибәрергә тиеш. Аларны махсус комиссия карый һәм җиңүчене билгели. Гаризаны язарга, грант алуда катнашуның шартларын аңлатырга АМР Җәмәгать Советы алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев