Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар тиеш булмаган урынга машина куялар

Тик менә машина йөртүче алабугалылар тротуарга машиналарын куюдан бер дә читенсенми. 

Машина йөртүчеләрнең барысы да белә: тротуарлар буенча йөрү тыела. Ә тротуарда машина куеп калдырсалар?

Нефтьчеләр проспектында халык йөрергә ярата торган кафе янында нәкъ менә шундый хәл күзәтелә, җитмәсә, ул инде берничә ел шулай. Биредә ашап алырга теләүчеләр җәяүлеләр турында да, Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында да уйламыйча, автомобильләрен керү юлы каршында ук калдыралар. Кафе алдында машина кую урынын күрсәткән бернинди билге дә юк, димәк, ул парковка түгел. Моны Алабуга районының ЮХИДИ бүлегендә дә расладылар. 

− Бу территория тротуар булып тора. Аннан йөргән өчен, Административ хокук бозулар Кодексы буенча, 2 мең сум штраф каралган, − дип аңлатма бирде Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча өлкән дәүләт инспекторы Тимур Галимуллин.

Машина йөртүчеләрнең мондый мөнәсәбәте җәяүлеләр һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның башкалары өчен дә куркыныч тудыра. Кафе ияләренә дә җәмәгать туклануы урынына килүчеләрнең автомобильләре өчен уңайлы урын оештыруны кайгыртырга вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев