Алабуганың «Сөембикә» ансамбле — чирек гасыр җыр белән
Үткән шимбәдә шәһәр Мәдәният йортында тагын бер истәлекле вакыйга булды: «Сөембикә» татар халык фольклор ансамбле үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.
«Сөембикә» ансамбле оешуның беренче көннәреннән үк анда җырлаган Наилә Низамова бәйрәм белән котлап, шигырь укыды һәм:
— Яшьләр бездән үрнәк алсын, — диде. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хезмәт ветераны, танылган мөгаллим һәм сүз остасы Наилә Биҗан кызы хаклы. Үсеп килүче буынга өлге булырлык җырчыларыбыз, гомумән, сәнгать өлкәсендә үзен күрсәткән шәхесләребез күп безнең. Балаларыбыз, ышанычны аклап, бөртекләп җыйган хәзинәләребезне түкми-чәчми саклар, киләсе буыннарга тапшырыр дигән өмет тә бар. Ул көнне әнә шундый уйлар килде.
Кичәне алып баручы Диләрә Мироваева әлеге концертны «Сөембикә» ансамбленә күп хезмәт куйган, 1998 елда коллективка килеп, аның нигезен булдырган Асия Хәнифованың якты исәлегенә багышлауларын әйтте. Асия ханым үзе эшләп йөргән чагында «Сылукай» ансамблен дә оештырган иде, хәзер аны Диләрә Мироваева җитәкли.
Мәдәният йорты директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Морозова үзенең чыгышында:
— Бүген бездә чыннан да зур бәйрәм — көй, җыр, очрашулар бәйрәме, — дип белдерде. — Яңа ел якынлашып килгән мәлдә, шундый искиткеч концерт үткәрүебез бик куанычлы. Ансамбльнең бүгенге җитәкчесе Зифа Измайлова килү белән, коллективның көче артты, җырлар заманча яңгыраш тапты. Алар барлык чараларда бердәм катнаша, аларны җырга мәхәббәт берләштерә.
Бу бәйрәм чарасы ансамбльнең концертмейстеры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Эмиль Хуҗиәхмәтовның һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы, җырчы, композитор, мөгаллим Владимир Мироваевның туган көннәренә туры килде. Тантанага килүчеләр аларны да кайнар сәламләде һәм котлады.
Елена Морозова «Сөембикә» татар халык фольклор ансамбле коллективына район башлыгы Рөстәм Нуриевнең Мактау грамотасын тапшырды. АМР Мәдәният идарәсе һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасын Наилә Низамова, Саҗидә Зарипова, Фәния Вәлиева, Диләрия Хәбибуллина, Ләйлә Фазылова, Мөслимә Майорова, Раушания Нургалиева, Әлфия Галиуллина алды.
Ансамбльнең репертуары төрле, ул яңарып тора. Бу юлы да сәхнәдән яңгыраган татар халык җыры «Ай, Дунай», башкорт халык җыры «Шәл бәйләдем» өлкән буын вәкилләренең күңеленә күбрәк ятыш булса, татар халык җыры «Дисәнә» җырлы-биюле күренеш буларак, бик заманча килеп чыкты. Аны "Сөембикә«леләр балаларның «Сәйлән» бию төркеме (җитәкчесе Әлфия Галиуллина) белән бергә әзерләгән. Әйтергә кирәк, «Сәйлән» биючеләре шимбә кичендәге чыгышлары белән, ансамбль җырчылары өчен зур бүләк ясады. Кечкенә булса да, яшьтәшләре арасында бәйге-конкурсларда җиңүләр яулап өлгергән Ильяс Сираев чыгышларына да рәхәтләнеп кул чаптык.
Күпләр өчен таныш «Туган авыл» җыры (Тәлгать Шәрипов көе, Нәҗип Иделбай сүзләре) Ләйсән Гыйльманованың скрипкада уйнавына кушылып барды. Алмаз Монасыйповның Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язган «Кояшларың белән кил син миңа» җырын алмашка үсеп килгән «Асыл кызлар» төркеме башкарды:
«Әллә син булганга, бу дөньяны,
Бу тормышны өзелеп яраттым...»
Мондый көй-моңнарга кушылып, җырлыйсы килә. Музыкасы озак күңелдән китми, сүзләрен кабатлап йөри башлыйсың.
Саҗидә Зарипованың «Сагындым авылымны» (Роберт Тимербаев көе һәм сүзләре) җырын башкарганда, күз алдына туган йорт килеп баса. Мөслимә Мөнир кызы Лилия Муллагалиеваның Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә язган «Елмаегыз» җырын менә дигән итеп башкарды, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Авырлыкларына каршы тору өчен, безгә елмаюлар бик кирәк. Раушания Гыйбадуллина да бик матур җыр бүләк итте. Матур аһәңле тавышы белән "Кайтуыңны сагынырмын"ны (Наил Касыймов сүзләре, Луиза Батыр-Болгари музыкасы) башкарды. Раушания Вакыйф кызы, Фәния Фәсхетдин кызы чыгышлары уйларны кабат яшьлеккә кайтарды. Флүзә Йосыпова "Җимеш агачы"н, Галия Гарифуллина "Урманнарда алан"ны, Гөлсинә Сабирова "Серле мәхәббәт"не җырлады. Төрле һөнәр ияләрен берләштергән бу коллективта чыннан да музыкага гашыйк, халык җырларын тыңлап, җырлап үскән сәләтле шәһәрдәшләребез тупланган. Алабугалылар Диләрия һәм Альберт Хәбибуллиннарның чыгышын да һәрвакыт яратып алкышлый. Булдыралар! Ансамбльнең тагын бер талантлы кешесе — Ралиф Солтанов турында әйтми булмый. Автор-башкаручы Ралиф Рәшит улы үзенең "Җырланмаган җырлар«ын бүләк итте. Бүләк дигәннән, танылган журналист Рафис Заһидуллин «Сөембикә» ансамблен котлау белән беррәттән, туган көннәре уңаеннан, Эмиль Хуҗиәхмәтовка һәм Владимир Мироваевка үзенең яңа китапларын бүләк итте.
«Сөембикә» татар халык фольклор ансамбле чирек гасыр эчендә танылып өлгергән, күп кенә музыкаль конкурсларда җиңүгә ирешкән көчле коллективка әйләнде.
Киләчәккә ниятләре турында соравыма, ансамбльнең җитәкчесе Зифа Гариф кызы:
— Алга таба да конкурсларларда катнашырга уйлыйбыз, дөрес, пандемия аркасында, алар онлайн үтә. Коллективны киңәйтергә дип торам. Безнең менә «Асыл кызлар» төркеме бар, үсеп килүче буын. Алар менә өлкән апаларына бүген чәчәкләр бүләк иттеләр. Ансамбльнең дәвамчанлык эше яхшы, — дип җавап бирде.
Репетицияләргә өлкәннәр дә теләп йөри. Наилә апа Низамова, күптәннән лаеклы ялда булуына карамастан, ансамбльнең актив җырчысы. Зифа Измайлова әйтүенчә, сәламәтлек кенә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев