Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың 10нчы күппрофильле лицееның туган тел һәм әдәбияты укытучылары турында

Алар балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли. Үз хезмәтләрен тырышып, намус белән башкара.

ХХI гасыр укытучысы. Ул нинди булырга тиеш? Үткән йөздәгеләрдән бүгенге укытучы ни белəн аерыла? Кайсы гына заманда яшәмәсен, күбрəк белергə һəм белгəнен тизрəк укучыларына җиткерергə омтылуы, кечкенə балада килəчəктә зур шəхесне күрə белүе белəн укытучы башка һөнəр иялəреннəн аерылып торадыр ул. 

Бүгенге көн укытучы алдына тагын да зуррак талəплəр куя: без белемнəрне мөстəкыйль үзлəштерə һəм тормышта куллана, тəнкыйди фикер йөртə һəм килеп туган проблемаларны заманча технологиялəр кулланып хəл итə алырлык иҗади, телəсə кайсы өлкəдə аралаша алу осталыгы булган, əхлакый һəм физик яктан сəламəт шəхес тəрбиялəү өстендə эшлəргə тиеш. Моның өчен укытучыдан һəрчак эзлəнүлəргə, яңалыкка омтылган акыл да, тормыш юлына аяк атлаучы һəр бала язмышы өчен борчыла торган йөрəк тə, һəрчак яшь булып, балаларча самими, эчкерсез булып кала алган күңел дə талəп ителə. 

Алабуга шәһәренең 10нчы күппрофильле лицеенда белем бирүче туган тел һәм әдәбияты укытучылары әнә шундыйлар.

Алар балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли. Үз хезмәтләрен тырышып, намус белән башкара. Төрле профессиональ конкурсларда, шәһәрара һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнашып, укучылары төрле дәрәҗәдәге дипломнар ала. Хезмәттәшләремнең һәркайсы зур тәҗрибәгә ия, замана таләбе буенча яңа методик алымнарга таянып эшли. Шушылай эшләгәндә генә, көткән нәтиҗәләргә ирешеп була.

Югары категорияле укытучыларыбыз: йомшак күңелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек Эльвира Тимерҗан кызы Зәйнуллинаны шәһәрдә күпләр белә; һәрчак оптимист укытучыбыз Әлфия Габитҗан кызы Бәхтиярова үзенең кызыклы дәресләре белән балаларның күңелен яулый; өлкән сыйныфларны җитәкләүче Розалия Илдар кызы Әшрафуллина, Ләйсинә Марс кызы Гомәрова, Рәмилә Зөфәр кызы Әхмәтова, Гөлназ Мөхәмәтнур кызы Кантуганова укучыларына яхшы киңәшләрен биреп, күп төрле дәрестән тыш чаралар үткәреп, тормышта үз урыннарын табарга, дөрес һөнәр сайларга ярдәм итә. Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләүче мөгаллимәләребез Лира Габделхак кызы Ганиева, Рәмзия Марс кызы Минһаҗева, Ания Әмирҗан кызы Хәйбрахманова, Ләйсән Сәләхетдин кызы Гыйльмуллина дәресләрен балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып оештыра. Яраткан педагогларының дәресләренә укучылар бик теләп йөри.

Әлбәттә, бу коллективны рухландырып, туплап торучы җитәкчебез, милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Халис кызы Хөсәенова турында да бик күп җылы сүзләр әйтергә була. Коллективның бердәм, дус булып яшәвендә, югары нәтиҗәләргә ирешүендә аның өлеше бик зур. 
Үзем дә бу коллективта 28нче елымны эшлим. Шушы мәктәптә эшләвем, коллективыбыз ирешкән уңышларда минем дә өлешем булуы белән горурланам. Укытучылар көне уңаеннан, барча хезмәттәшләремне зур бәйрәмебез белән котлыйм, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Алга таба да дус, бердәм булырга, эшебездә яңа үрләргә ирешергә, күпсанлы укучыларыбызның яраткан мөгаллимәләре булып калырга насыйп булсын! 

Равия УСМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев