Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың «Барс» Яшьләр үзәгендә язучы, шагыйрә Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева белән очрашу кичәсе үтте

Анда «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе шагыйрәләре катнашты, шәһәр мәктәпләре мөгалимнәре дә чакырылды.

Кичәне Үзәк китапханә оештырды һәм бик җылы шартларда Гүзәл Фатыйхова алып барды.

Тәҗрия ханым үзенең балачагы, гаиләсе, мәктәптә һәм уку йортында уку еллары турында сөйләде. Шул вакытлардагы истәлекле вакыйгаларны искә төшереп үтте, әсәрләренең язылу тарихы белән таныштырды. 

Иң татар җанлы төбәкләрнең берсендә, Актаныш районы Киров авылында, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән Тәҗрия. Авыл мәктәбендә белем алган. Мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәренә юл алган. Барыбыз өчен дә яхшы таныш Хәния Фәрхи белән бергә укыган алар. Әле бик якын дуслар булганар. Бу дуслык гомер буена дәвам да иткән.

Аннан язмыш аны Әлмәт драма театрына китергән. Ул театр аның беренче хезмәт урыны да, беренче уйнаган рольләре дә булып хәтерендә саклана. Минзәлә театрында да эшләргә туры килә, ә төп хезмәте булган мөгаллимлек аны Алабуга шәһәрендә көтеп торган. Яңа гына ачылган 1 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый ул. Белгеч буларак кирәклеген белеп, Алабуга мәдәният көллияте аны үзенә дәшеп ала. Инде менә ничә еллар студентлар белән эшли, артистлык серләренә өйрәтә, һөнәрне үзләштерергә ярдәм итә. Таләпчән остаз, шул ук вакытта гади генә дус та, укучыларын кайгыртучы мөгаллим, кыек юлдан кереп китүләреннән саклап торучы ана да ул. Аның эшендә тәүлек вакыты әһәмиятле түгел, кайчан гына булмасын, һәрвакыт ярдәмгә ашыга. Шуңа аны укучылары бик ярата, үз итә, хөрмәтли, соңыннан килеп тә үз рәхмәтләрен җиткерә.

Узган ел Алабуга телевидениесе аның турында матур гына видео-ролик та төшергән иде. Анда ул — шагыйрә, үз шигырьләрен табигать кочагында сөйли. Алабуга табигатенең искитәрлек мизгелләре аның шигырь юлларында чагылыш тапкан. 

Шушы истәлекләрдән соң, сүзне Алабуга «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзаларына бирделәр. Гөлзадә апа Әхтәмова, Кадрия Наил һәм Хашия Төхбәтуллиналар үзләренең шигъри әсәрләрен укыды. Узган елда гына берләшмәнең җитәкчесе итеп сайланган Тәҗрия Вәсим кызына теләкләрен, ышанычларын җиткерделәр.

Тәҗрия Вәсим кызы белән очрашуга Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укучылары да килгән иде. Яраткан сыйныф җитәкчеләренә үз теләкләрен белдерде алар. Сораулары да бар иде. Тәҗрия ханым аларны үз итеп, елмаюлы караш белән тыңлады. Күңел җылысы салынган җавапларын бирде. Иң кызыклы сорау бирүчеләргә узган ел гына дөнья күргән китабын бүләк итте.

Тәҗрия ханымның әсәрләре язылу ниндидер көч ярдәмендә башкарылган кебек. Билгеле бер вакытта илһам килә. Язасың — төнме ул, көнме, кулга каләм алынган вакыт... Иҗат шундый нәрсә — әйтеләсе фикер үз вакытын белеп килә, аны төпле итеп әйттерә дә...

Тормыш кануннары шундый: кеше эшли, иҗат итә, гаиләсен дә карый. Бу яктан Тәҗрия Вәсим кызы зур сынаулар да уза. Гаиләне дә ике тапкыр корырга, әниләрен югалткан балаларга ана җылысын бирерлек көч тә табарга туры килә. Күңеленә салынган җылылык барсына да җитәрлек булган, күрәсең, аның нәтиҗәсе әлеге балаларның бүген аңа булган мөнәсәбәтендә чагыла.

Кешелеклелек сыйфатлары башкаларга булган карашында да күренә Тәҗрия ханымның. Күзгә карап дөресен әйтә белә, сизгерлеге һәм тәләпчәнлеге белән алдан тоя. Тормышны барлык катлаулы яклары белән кабул итә, яратып яши. Тырыш, бик тырыш мөгаллим ул. Бар җиргә җитешә, кайда гына булса да, үз фикерен әйтә.

Төрле чараларда катнашу, бәйгеләрдә хөкемдар булу — аның көндәлек эшенә әверелгән. Чакырылган җиргә барудан баш тартмый ул. Кирәк икән, бервакытта да ярдәменнән ташламас.

Алабуга үзәк китапханәсе вәкилләре матур, күңел түрендә саклана алырлык очрашулар оештырып килә. Моның бер үрнәге — Тәҗрия Вәсим кызы белән очрашу. «Барс» яшьләр үзәгендә үткән бу кичә бирегә килгән һәр кешегә бик ошады. Матур итеп яңартылган бинада яңгыраган һәр сүз үтемле, җанга ятышлы булды. 

Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА
ФОТО: ҮЗӘК РАЙОН КИТАПХАНӘСЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев