Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың Поспелово һәм Мальцево авыллары үсешенә быел 24 миллион сумнан артык акча бүленгән

Бер елда башкарылган эшләр турында хисап биргән вакытта, Поспелово җирлеге башлыгы шундый мәгълүмат китерде.

Олеся Хәбибрахманова әйтүенчә, планлаштырылганның барысы да диярлек үтәлгән. Акчаларның күп өлеше Мальцеводагы мәсьәләләрне чишүгә киткән. 

− Авыл үсеп килә — 24 урам. Әлбәттә, күп кертем таләп ителә. Быел юлларны ремонтлаудан тыш, газ кертүгә 10 миллион сум акча тоттык, су манарасы салдык. Барлык акча күләме 24 миллион тәшкил итте. Бюджетыбыз кечкенә булганга, республика һәм муниципалитет ярдәменнән башка берни дә эшли алмаган булыр идек, − диде ул һәм эшләрнең һәрберенә аерым тукталды. 

Аның сүзләренә караганда, быел җирле ФАПта фельдшер мәсьәләсен хәл иткәннәр. Хәзер анда урындагы белгеч эшли, ул һәрчак элемтәдә. 

Авыл җирлекләрендә төп кыенлык — юллар булмау. Поспелово җирлегендә быел нәкъ менә шуңа зур игътибар бирелде. Юлларның бер өлеше үзара салым акчаларына төзекләндерелде, башка программалар буенча да эш барды. Шул рәвешле, Каринка, Чаллы, Кояшлы, Яшел, Каенлы, Тыныч урамнарда вак таш җәелгән, Есенин урамының бер өлеше асфальтланган.

2022 ел урамнарны яктырту өстендә эшләү белән тәмамланачак. Бу максатка 247 мең сум акча бүленгән. 

− Халык белән очрашып фикер алышачакбыз, алга барачакбыз, − ди Олеся Хәбибрахманова.

Очрашу барышында, район башлыгы Рөстәм Нуриев киләсе елга билгеләнгән эш күләмен хәзер үк ачыкларга кирәгенә игътибар итте. Юлларны ремонтлау һәм урамнарны яктыртуга өстенлек бирү мөһим, чөнки сораулар күбрәк шуңы кагыла, әмма соңгы сүз авыл кешеләрендә, бергәләп киңәшеп, алар карар кабул итә. Район башлыгы иҗтимагый-икътисадый үсеш турында сөйләде, сәнәгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш мәсьәләләренә тукталды һәм сорауларга җавап бирде. 

Хезмәтчәннәр авыл үсешен кайгырта. Алар үзара салым программасында катнаша, иганәче буларак гамәл кыла, чөнки уңай үзгәрешләрне күреп торалар. 

− Кешеләр шәһәрләрдән Мальцевога күчә, һәм иң кызыклысы — рухландырып торучылар — шулар. Без балалар мәйданчыклары, тренажер заллары булдырырга телибез. Безнең авылга, безнекенә генә түгел, башкасына да килгән һәркем өйдә утырмасын, спорт белән шөгыльләнерлек булсын. Балалар үссен, футбол уйнасын, бәлки, кышын бозда шуарлар. Шушы фикерләрне хуплауларын телим, − ди өмет белән Прияна, Мальцевода яшәүче активистларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев