Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың тәҗрибәле укытучылары «Алабуга нуры»н сайлый

Киләсе яртыеллыкка район басмаларына язылу дәвам итә.

Шәһәребезнең һәм районыбызның укытучылары «Алабуга нуры» газетасына һәр яртыеллыкта языла. Ә ни өчен аны яздыру, нинди мәкаләләр кызыксындыру турыда «Адымнар — Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы«ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсинә Сәгыйдулла кызы Сәгъдиева сөйләде.

— Укытучы буларак газетага язылу мәҗбүри дип уйлыйм. Газетадан Алабуга турындагы материалларны укырга яратам. Без һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш. Мин «Алабуга нуры» газетасына даими язылып барам. Әни кеше буларак, «Тәмле булсын» рубрикасын күзәтеп барам, — ди ул.

Сүз уңаеннан, «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә. Безнең газеталарны редакциябездә, Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча, яки почта бүлекләрендә яздырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев