Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтмыш ел элек ул солдат булган

Редакциябезгә Георгий Павел улы Никитиннан хат килде.

«Кадерле ватандашлар, иң кадерле кешеләрем, авылдашларым, туганнарым!
Сезне 23 февраль көне белән котлыйм, минемчә, ул — Кызыл Армия көне.
Яшьләрне, Ватаныбызны саклаучыларны бигрәк тә тәбриклим», — дип башлаган ул сүзен.

Георгий Никитин тумышы белән Иске Үтәгәннән. «Яланаяклы балачагым, үсмер елларым, егет чагым шунда узган. Ул Җир шарының иң гүзәл, иң җиләкле авылы иде, аның салкын чишмәләрен, тал-тирәкләрен, язын хуш-ис таратып утырган шомырт чәчәкләрен, алмагачларын онытасым юк. Бетте шул авыл, бетте, тик хәтердән китми. Авыл да югалган кебек түгел, яшьлек тә үтмәгән сыман», — ди Георгий Павел улы, хәтирәләргә бирелеп. 

1943 елның 16 мартында Никитиннар гаиләсендә дөньяга килгән ул. Әнисе гади колхозчы булган, югары урыннарда эшләгән әтисен Бөек Ватан сугышы елларында Иске Юраштан үзенең туган авылына рәис итеп күчергәннәр. Билгеле, бронь белән. Фронтка алуларын үтенеп сорап, Павел Никитин башкарма комитетка барган, шул рәвешле, теләгенә ирешкән: 1943 елның апрелендә сугышка җибәрелгән. Язма героебыз ул вакытта әле бер айлык нарасый гына, дүрт баланың иң кечесе. Әниләре, үксеп-үксеп елап, әти кешене сугышка озата. Павел Никитин Ленинград астындагы Түбән Новгородка эләгә. Бу вакытта анда коточкыч каты көрәшләр барган. Шул ук елның 23 сентябрендә Никитиннар гаиләсе башлыгы һәлак була. 

«Әтиемә сугышның азагын күрергә язмаган, әникәем минем, безнең бердәнберебез, 4 бала белән тол кала», — ди Георгий Павел улы. Авылда, әлбәттә, андый гаиләләр күп булган, ләкин әнисенең җилкәсенә төшкән бу авырлыкны сабый күңеле дә тойгандыр. «Бу бит безнең әниебез, безнеке», — ди ул ачынып. Көн-төн эштә булган кадерле әнисен кызгану әле дә йөрәген тырмалап тора, күрәсең. Бер айлык нарасыйны апасы карый.

Никитиннар бәхетенә, алар сыер асраган, сепараторлы да булганнар. Әниләре сыер сөтен аерып, каймагыннан май язып, тиешле урынга тапшыра, барысы да — фронт өчен. Аертылган сөт балаларга кала. Балалар май гөбесе яныннан китми, төпкә ябышып калган вак ярмалы бөртекләрне эләктерергә генә торалар. Май язган көн бәйрәм кебек була, әйрән аларны ачлыктан коткара. Сыеры юк кешеләргә дә биргәлиләр. 

Әтиләренең сугыштан әйләнеп кайтмавы җаннарын телгәли, ләкин тормыш дәвам итә. Тугыз яшьлек малай, дәресләрдән соң, ял вакытларында, авыл атларын көтәргә йөри. Җиде сыйныфны тәмамлагач, Георгий Казахстанга китәргә карар итә. Апасы Пелагея, чирәм җирләрне күтәрергә дип, комсомол юлламасы белән шунда киткән була. Егетне комбайнчы ярдәмчесе итеп эшкә алалар. Олы абыйсы җәйләрен комбайнда, кышларын тракторда эшләгәнгә күрә, Георгий ул чакта комбайнда эшләүнең рәтен белгән. Аларның күмәк хуҗалыгы «Октябрьнең 12 еллыгы» дип аталган. 

Казахстанда ул бер искиткеч кешене очрата. Ул вакытта Социалистик Хезмәт герое, Украина кешесен. «Бер сезон эшләгәч, кайтып киттем», — ди ул. Бер агач та үсмәгән далада, иртән чыгып китеп, кич кайтуына, бөтен тәнендә, кием-салымында чиста ком, күзләре генә елтырап тора.

1960 елда авылга кайта егет. "Механикалаштыру мәктәбе«нә укырга керә. Тракторчы, комбайнчы һәм машина йөртүчегә уңышлы гына укып чыга. Аны шунда ук эшкә калдыралар. Уналтышар сәгать, көн-төн эш, бер дә ял итмиләр. Шулай да ул рәхәтләнеп эшли, чөнки бөтен хыялланганы ат һәм машина була. Сөт заводына сөт илтә, комбайннан икмәк ташый. 

Шулай армия хезмәтенә барыр чак та җитә. 1962 елның 8 декабрендә аңа чакыру килә, 10 декабрьдә военкоматта булырга, диелгән. Авылына кайтып китә. Әнисе һәм туганнары өй тутырып өстәл әзерләп, бөтен авыл халкы җыелып, гармуннар белән озаталар. Атларны матурлап, чиккән сөлгеләр белән бизиләр ул заманда. Шулай истә калырлык була. 

Икетуган абыйсы Николай, туган абыйсы Тельман аны Алабугага алып китә. 10 декабрь нык буранлы көн туры килә, кичкә генә барып җитәләр. Абыйлары хәле беткән атны суккалап, автобус янына китереп бастыруга, Георгий тиз генә документлары белән военкоматка кереп чыгып, автобуска кереп өлгерә. Районнан тагын өч егет чакырылган була. Казанда өч көн медицина тикшерүе үткәннән соң, тагын 2 көннән алар инде Төмәннең кара урманнарына барып җитә. Булачак солдатларны өч ай укыталар. Шуннан инде армия хезмәте башлана. Георгий Никитинга ул еллар җиңел бирелә, ул вакыт күңелле чак булып исендә калган.

Әзерлек яхшы, шуңа авыр булмагандыр, дип саный үзе. Тәмле пешерәләр иде, яхшы ашаттылар, җиләк-җимешләр дә бирәләр иде, дип искә ала ул. Егет 134159 санлы яшерен Ракета гаскәрләренә эләккән. Өч ел армия сафларында йөреп, кайда гына булырга туры килмәгән аңа — Төмән, Новосибирск, Омск, Барнаул... «Таулы Алтай искитмәле! Аның шаулап аккан салкын сулары, нинди генә чәчәкләр үсми анда!» — дип яза Георгий Никитин.

Устав буенча, «увольнительный» вакытлары да булган, якындагы поселокка биергә дә йөргәннәр, Иртыш елгасына балыкка да төшкәннәр. Алтайда су коенырга барганнарын әле дә хәтерли («Су өстеннән пар күтәрелә, керсәң, чыгасы килми»). Алтмыш ел узса да, хезмәт еллары һаман исендә. «Бу мизгелләрне кайда күрер идем», — ди ул. Яшьләргә аның киңәше шундый: Хезмәт итүдән курыкмагыз, бу — яшьлекнең бер мизгеле, шуннан үзегезне мәхрүм итмәгез. Аннан акылга утырып, кешеләрне хөрмәт итәргә, эш сөяргә, Ватанны яратырга һәм сакларга, үз Ватаныңа тугры калырга өйрәтәләр, барысы да — файдага. Миңа, 3 ел хезмәт иткән карт солдатка ышанырлык. Бернинди үкенечем юк. Яшь вакытта армия хезмәтендә булган чаклар, вакыт үткән саен, сагындыра, уйландыра. 

Унҗиде яшеннән бер кызга күзе төшеп йөри. «Аңа гашыйк булмаслык та түгел иде, — ди ул, — авылның иң чибәре, җырлый белеп җырлый иде. Мин дә төшеп калганнардан түгел, гармун тарта идем, һәвәсләнеп биедем дә...» Армиядән отпускка кайткач та, очрашалар, нык дус булалар. 
Армия хезмәтен 1965 елның 4 ноябрендә тәмамлый. Хезмәткә алынганда, комсомол булган, аннан коммунист булып кайткан Георгий Никитин шул ук айның 9ында яраткан кызын үзләренә алып кайта. 

Алабуга техник транспорт идарәсенә эшкә урнаша. Партия шәһәр комитетының беренче сәркатибе Леонид Чернов булышлыгы белән эшле дә, фатирлы да була. 

Раиса Андрей кызы белән тормышлары әкренләп җайлана, йорт салып керәләр. Ике кызлары да мәктәпкә укырга йөри, үзләре дә алга таба белем ала. Георгий Павел улы Казанда инженер-механиклыкка укый, тормыш иптәше техникум тәмамлап, лаеклы ялга чыкканчы, хисапчы булып эшли. Ул һаман да шаян, матур, акыллы, уңган, олы җанлы хуҗабикә. «Минем сөекле хатыным, каян аладыр ул сабырлыкны, барысын да кайгырта, һәммәсенә булышырга әзер, ул — әни дә, әби дә, карт әби дә».

Бик зур һәм бәхетле гаиләдә яши Никитиннар. 23 февральдә алар Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көнен билгеләп үтәчәк, чөнки биредә солдат яши. Зур тормыш юлы үткән, балалар үстергән, оныклар баккан тәҗрибәле ир затының киңәшләренә колак салырлык. Яшьләргә аның сүзе шул: туган җиреңне, торган Ватаныңны, газиз туганнарыңны, гаиләңне һәм якыннарыңны якларга һәрвакыт әзер булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев