Бар гомерен фәнгә багышлады
Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, профессор Леонид Арсланов истәлегенә.
2023 ел Россиядә мөгаллим һәм остаз елы. Остаз диюгә, безне укыткан мөгаллимнәребез күз алдына килеп баса. Яшьләр урамындагы Леонид Шәйсолтан улы яшәгән йорт яныннан үткәндә, үзе килеп чыгар төсле.
Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, профессор Леонид абый Арсланов республикабызның Актаныш районыннан иде. 1932 елда Татар Ямалы авылында, алты балалы ишле гаиләдә туып үскән ул. Минзәлә педагогия училищесын бетереп, шул ук районның Яңа Богады мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып кайткан. Башка егетләр кебек үк, вакыты җиткәч, Совет Армиясенә алынган, ике ел хезмәт иткән. 1955 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга кереп, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыккан. Шунда укыган чакта ук, татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент вазифасын алып барган. Тел, әдәбият, тарих институтында аспирантура тәмамлап, танылган галимә Ләйлә Мәхмүтова җитәкчелегендә «Татарские говоры Правобережных районов Татарской и Чувашской АССР» дигән темага кандидатлык диссертациясен 1966 елда уңышлы яклаган (оппонентлары галим-тюркологлар профессор Николай Баскаков һәм филология фәннәре докторы, академик Диләрә Тумашева).
Леонид Арсланов Алабуга педагогия институтында өлкән укытучы, доцент, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, 1985 елдан бирле профессор булып эшли. Татар филологиясен институтның барлык факультетларында татар һәм рус телләрендә укыта. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларында еш кына махсус курслар алып бара. Профессор Арсланов җитәкчелегендә дистәләрчә кандидатлык диссертациясе якланды, аның йөзләрчә укучысы Гыйльми Советта уңай бәя алып, республикабызның төрле төбәкләрендә эшли. 1967 елда Леонид Арсланов аңа кадәр өйрәнелмәгән Түбән Идел, Төньяк Кавказ, Калмык АССР территорияләрендә яшәүче төрки (татар, нугай, төрекмән) халыкларының телен өйрәнүгә керешә. 1970 елдан башлап ун ел дәвамында диалектология, ономастика буенча язмалары басыла.
1985 елда профессор исемен алды. Советлар вакытында Россиядә танылган тел белгече, тәрҗемәче булып җитешкән галим Идел буе һәм бигрәк тә Әстерхан өлкәсендә яшәүче төрле халыкларның килеп чыгышын беренчеләрдән булып өйрәнде. Фәнни эшчәнлеге буенча, фин-угыр һәм төрки телләрне өйрәнүчеләрнең дүрт халыкара конгрессында катнашты. Алабуга студентларына ул татар диалектлары, татар грамматикасы, ономастика һәм туган якны өйрәнү фәннәре буенча белем бирде, махсус курс буенча лекцияләр укыды. Фән юлыннан китүчеләргә докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен якларга булышты.
Леонид Шәйсолтан улының хәтере ныклыгы шаккатмалы иде. Кайсы яктан килгәнне сорашып, әти-әни, әби-бабайларның кем булуы белән дә кызыксынды ул.
Бервакыт, беренче курста укыганда, минем сөйләгәнне тыңлап торды да:
— Син мишәрме әллә? — дип сорап куйды.
— Юк, мин әйтәм — татар. Әтием дә, әнием дә — татарлар.
— Кайбер сүзләрне мишәрчәрәк әйтәсең. Әниең кайдан?
— Башкортстаннан. Тик ул татар!
Бөтенесе көлеште (мин әле ул вакытта авылда әниемнең «башкорт» кушаматы барын белми идем. Анысы инде, кем әйтмешли, башка мәсьәлә).
Диалектология фәненнән Леонид Шәйсолтанович авыл тарихын язып килергә кушкач, Көек-Ерыкса милли мәктәбендәге укытучыбыз Раим абый Гобәевка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем, чөнки тел һәм әдәбият дәресләрен югары сыйныфларда ул укытты, Көек-Комазан тарихын да өйрәнгән кеше — ул. Эшне тапшыргач, Леонид абый безнең авыл тарихына бәйле фаразын да сөйләгән иде. Ул шулай һәр мәгълүматка үз бәясен бирә, һәр мәсьәлә буенча үз карашын әйтеп, аны фәнни нигездә аңлатырга яратты. Мин мәктәптә эшли башлагач та, аның белән еш очраша идек, чөнки 3нче мәктәпкә ул яши торган йорт почмагыннан гына борылып йөрдем. Ул якындагы почтага барып, тәрҗемә әкиятләрен, мәзәкләрен төрле газета-журналларга җибәрә иде.
«Алабуга нуры» газетасына да Леонид Арсланов мәкаләләрен, тәрҗемәләрен биреп килде.
Леонид Арсланов исеме фәнни дөньяда зур хөрмәт казанды. Үзе туплаган, өйрәнгән материаллар нигезендә, ул 1982 елда Казахстан ССР Фәннәр академиясенең тел белеме институтында «Формирование и развитие островных языков и диалектов Волгоградской и Астраханской областей, Ставропольского края и Калмыцкой АССР (по материалам тюркских языков и диалектов)» темасына докторлык диссертациясе яклады. Төрки телләрнең бер-берсенә һәм башка (фин-угыр, монгол) телләргә булган йогынтысы турында күп санлы язмаларын ул «Советская тюркология», «Советское финно-угроведение», «Казан утлары», «Аргамак» журналларында һәм төрле фәнни тупламаларда бастырды, фин-угыр-самодий ономастикасына багышланган, аларның күбесе Сыктывкарда басылды. Венгрия, Финляндия, Эстониядә чыккан фәнни җыентыкларда дөнья күргәннәре дә бар. Күп еллар мәкаләләре Йошкар-Олада, Казанда журналларда чыкты.
Күренекле галим халык авыз иҗатын өйрәнүче буларак та игътибарны җәлеп итә. Ул туплап тикшергән материаллар «Ставрополь татарлары бәетләре», «Кәрим нугайларының фольклор үрнәкләре», «Карагаш халык авыз иҗаты» исемле язмалар рәвешендә Әстерханда, Нукуста, Казанда, Өфе һәм башка шәһәрләрдә басылып чыкты.
Фәнни җыентыктамы, әдәби-нәфис журналдамы, үз эшен күрүгә, ул балаларча куана иде. «Мәдәни җомга» газетасында «Леонид Арсланов кытыклары» рубрикасы белән бирелгән сәхифәдә аның халык авыз иҗаты герое Хуҗа Насретдин турында нугайчадан тәрҗемә ителгән мәзәкләре бирелгән иде. Шул газетаны Леонид абый миңа бүләк итте, ул бүген дә миндә саклана, газетада укытучыбызның портреты да бар. Леонид Арсланов төзегән сүзлекләр татар теле укытучыларының һәммәсендә бардыр дип уйлыйм. Шулар арасында минем өчен иң кызыклысы: «Краткий словарь говора мордвы-каратаев». Ул 2009 елда Алабуга дәүләт педагогия университеты типографиясендә басылган. Рецензенты — Мөнир Нигъмәтуллов. Бу сүзлек Леонид Шәйсолтан улының 1962 елдан алып 1986 елга кадәр Мордва Каратай торак пунктында һәм ТАССРның Кама Тамагы районындагы Шыршаланда яшәүчеләрдән җыеп алынган мәгълүматка нигезләнеп төзелгән. Бу тема буенча аның башка хезмәтләре Казанда, Саранскида басылып чыкты. Мин телгә алган сүзлек ахырында халык авыз иҗаты (әкиятләр, риваятьләр, гореф-гадәтләр) һәм каратай сөйләше үрнәкләре дә бар. Мәсәлән:
Каратай җылгалары туңгандыр,
Уртасына былбыл кунгандыр.
Туганнарымы күргәнем җук,
Нинди генә матур булгандыр.
Шулай башланган бер озын җыр 1962 елда Мордва Каратай авылында яшәгән 76 яшьлек Наталья Василий кызы Балякаевадан язып алынган. Җыр ахыры болай тәмамлана:
Ак мамыкларны күккә буйыйк,
Карындашларны да җырлап уятыйк!
Уянсын да утырып тыңласын,
Кемләр дә җырлап узды дип сорасын.
Әстерхан нугайлары, кариле нугайлары, Калмык Республикасының Каспий районында яшәүче алабугат татарлары сөйләшләрен өйрәнеп эшләнгән сүзлек тә тел белгечләрен кызыксындырырлык. Бу хезмәт 1980 елларга кадәр диалектларны өйрәнү максатыннан ясалган экспедицияләр вакытында җыелган мәгълүматлар буенча эшләнгән. Гомумән, Леонид Арслановның кайсы гына хезмәтен алсаң да, төрки телләрне өйрәнүчеләр өчен алар фәнни яктан зур әһәмияткә ия.
Күренекле галимебез Леонид Арслановтан белем алган укучылар илебезнең төрле төбәкләрендә эшли. 1979 елда Алабуга дәүләт педагогия институтына килеп, аны тәмамлап чыгучылар арасында, төркемдәшебез — төрки телләр һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе Фәннәр Академиясенең А.М.Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты өлкән фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллина да бар.
Ишәк өйдә түгел
Күршесе Хуҗа янына килә дә сорый:
— Шәһәргә барырга ишәгеңне биреп тор әле, — ди.
— Рәхәтләнеп бирер идем дә, ләкин ишәк өйдә түгел, — ди Хуҗа.
Шулвакыт ишегалдында ишәк кычкырганы ишетелә.
— Ничек сиңа оят түгел, Хуҗа! Үзең — аксакал, ә үзең алдыйсың, — дип битәрли башлый аны күршесе.
— Әй, юләр! — ди Хуҗа. — Ничек инде син миңа, аксакалга ышанмыйсың, ә аңгыра ишәккә ышанасың?!
Дүрттән берне алсаң
Кайчандыр Хуҗа да мәктәптә укыган булган.
— Дүрттән дүртне алсаң, ничә кала? — дип сораган аңардан укытучы.
Хуҗа уйга кала.
— Әйдә, мисаллар чишик, — дигән укытучы. — Әйтик, синең кесәңдә дүрт сум акча һәм алар төшеп кала ди. Кесәңдә нәрсә кала?
— Тишек, — дигән Хуҗа.
Халык әйтсә, хак әйтә
* Ашына күрә табагы,
Балына күрә калагы.
* Берәү ашаса да котылыр,
Берәү яласа да тотылыр.
* Атыңа атланмый торып мактанма,
Хатыныңны ел яшәми мактама.
* Качыга ат чыдамас,
Тамчыга таш чыдамас.
* Буранлы көндә бүре узар,
Томанлы көндә төлке узар.
* Мәче белән даулашкан
тычкан белән дус булыр.
* Ат күрмәгән ат күрсә,
чаба-чаба аздырыр,
Тун кимәгән тун кисә,
кага-кага туздырыр.
Фото: КФУның Алабуга институты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев