Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батут, татлы мамык һәм пылау: алабугалыларны Гаилә бәйрәменә чакыралар

Бәйрәмне Алабуга мөхтәсибәте оештыра.

Җомга көнне мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Бәйрәм намазы 7 сәгать 30 минутта укыла. 

13.00дә Алабуга мөхтәсибәте алабугалыларны Җәмигъ мәчете янында Гаилә бәйрәменә чакыра. Оештыручылар сүзләренчә, монда балалар өчен уеннар һәм конкурслар үткәреләчәк. Бүләкләр дә каралган.

Шулай ук оештыручылар балалар өчен батут, татлы мамык, тәмле пылау вәгъдә итә.

Фото: Алабуга мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев