Без барыбыз да бераз ат, яки Исәнме, Утлы Кызыл Ат елы!
Киләсе Ат елы — ул көч, тизлек һәм тугрылык символы. Ат һәрвакыт кеше белән янәшә булган: ул авыр эштә дә, ерак сәяхәтләрдә дә, сугыш кырларында да иң ышанычлы дус саналган. Юкка түгел, борынгыдан Ат сыны карьера үсешен, зур уңышларны һәм алга баруны гәүдәләндерә.
Ат — акыллы, көчле, киң күңелле. Шуңа күрә 2026 елда башланган һәр эш уңышлы булачак, җиңел башкарылачак.
Александр Холуев моның шулай булуына 100 процент ышана һәм кечкенәдән үк атлар янында үскәнгә алар турында барысын да белә. Әтисе хуҗалыгында ат булганлыктан, Александр Анатольевич та үзенә шундый ярдәмче булдыра. Моннан тыш, ул күрше Колосовка авылында 26 ел буена терлекче булып эшли.
— Атларны бик яратам мин. Бу шөгыль әтиемнән күчте. Үземне хәтерләгәннән бирле терлек асрадык. Шул исәптән атлар да бар иде. Мин бит авылныкы. Һәрвакыт үз йортыбыз белән яшәдек. Ә авылда атсыз кыен. Язын-көзен ат белән җир сөрәм. Сорасалар, Манька белән күршеләрнең бакчаларын да сөреп чыгабыз. Атымның исеме шулай минем. Ат — бик игелекле, акыллы хайван, барысын да аңлый, — ди Александр Холуев.
Танайкада гомер итүче Александр Анатольевичка 56 яшь. Авылда ат тотучылар бүтән юк, ди абзый. Һәм моның белән ул чиксез горурлана. Үзе әйтмешли: шундый шәп транспорт булганда, 100 ат көче кирәк тә түгел.
— Танайка буйлап атта барганда, минем арттан күпләр: «О-о-о, эксклюзив килә!» дип кала. Машина йөртүчеләр сигнал бирә, «Шәп» дип күрсәтә. Кышын — чанада, җәен арбада йөрүче бер мин генә бит монда«, — ди Александр Холуев. Яшь чагында ул ат чабышларында катнашкан һәм хәтта призлы урыннар да яулаган.
Болар барысы да Саша абзый күңелендә матур бер хатирә булып сакланса, атларга булган мәхәббәте — гомерлек. Эше дә алар белән бәйле. «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында 8 ат бар. Төрле төстә, исемнәре дә җисемнәренә туры килерлек итеп сайланган — Мышка, Стрелка, Ночка, Тимрук, Победа, Зәмзәм, Маруся, Аврора.

— Көн саен, бәйрәмнәрдә дә шулар янына барам. Алар тыныч, сыйпаганны, тәмле әйбер биргәнне яраталар. Ничек бармыйсың инде? Ашау, ипи исеннән мине ерактан таныйлар... — дип елмая ул.
Ашау турында сүз башланган икән инде, атларны тәүлегенә өч тапкыр печән, арпа, салам белән ашаталар. Бу аларның төп ризыгы. Десерт итеп алма яки кишер бирәләр. Ә менә Яңа ел төнендә бия һәм колыннарны берәр чиләк арпа белән сыйлаячаклар. Ни дисәң дә, ел символы бит. —
Шулай ук ат абзарын чыршы ботаклары белән бизибез. Үзләренең елы җиткәнен, малкайлар, чыршы исеннән аңларлар, алар урамында да бәйрәм булсын. Ә менә чыршы уенчыкларын, гирляндаларны куркынычсызлык кагыйдәләре буенча абзарда элү тыела, — дип сөйләде Александр Холуев.
Атлар яши торган абзарда барлык шартлар да тудырылган: ут кергән, йөрү өчен иркен урын да бар. Атларны карарга теләүчеләр һәрвакыт күп. Ләкин «Колос» хуҗалыгында бу атларның эшләре җитәрлек, «трогательный» зоопарк экспонатлары булырга вакытлары юк.
— Безнең бөтен атларыбыз першерон токымыннан, икенче төрле рус авыр йөк атлары. Алар бездә моннан 7 ел элек барлыкка килделәр, бөтенесе дә Чаллыда сатып алынган Зәмзәм исемле нәселле айгырның дәвамчылары. Чын мәгънәсендә эш атлары алар: көчле, нык, чыдам. Печән, сенаж ташыйлар. Җәен сыерлар көтәргә булышалар. Сабантуй вакытында атларны бизәп бәйрәмгә чыгабыз. Балалар да, олылар да бик ярата, сыйпыйлар, фотога төшәләр, — дип сөйли «Колос» хуҗалыгының ферма мөдире Амиль Гасанов.
2026 ел символы белән бәйле юрауларга килгәндә, ат кебек эшләсәң, ел да уңышлы булыр, дип сүзен тәмамлады Александр Холуев уенын-чынын бергә кушып. Ә инде ышануларга мөкиббән китүчеләргә Саша абзый атның ялыннан сыйпап алырга киңәш итте. Шул вакытта бәхет тә, уңыш та ел буена юлдаш булыр. Койрыгыннан гына тартмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев