Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чулпан Сафина турында хезмәттәшләре: Мәктәп — аның йөзе, аның намуслы хезмәте

Укытучы буларак та, җитәкче буларак та тырышлык аңа мулдан бирелгән.

Кеше гомере аккан су кебек. Әле генә беренче аваз саласың, борылып карасаң, күпме еллар үткән. Аларның һәрберсе сиңа бик кадерле, һәрберсендә никадәр хезмәтең ята.

Гаиләләрендәге төпчек кыз Чулпан Наил кызының да яз — иң кадерле фасылы. Яз кызы ул — апрель кояшы астында туган, назланып үскән. 

— Үс, үзең дә минем кебек җылылык чәч бу җиһанга, — дигән кояш.
— Чәчәрмен, үсеп кенә җитим, — дип җавап кайтаргандыр аңа нәни кыз.

Әти-әниле тигез канатлы гаилә назы аны рәхәтлек белән урап алган. Апаларының яратуы шул рәхәтлекне тоярга ярдәм иткән. Урманлы Лубян якларының агачлары кебек дөнья салкыннарына бирешмәскә, ныклыкка өйрәткән. Әтисе Наил абыйның туып-үскән җирләренә мөнәсәбәте кызда киң күңеллелек орлыкларына шытым биргән.

Мөгаллим булып, башкаларны үз артыннан ияртү теләге дә болай гына калкып чыкмаган. Мөгаллим икәнсең, үзең дә бар яктан камил бул... 

Алабуга дәүләт педагогия институтында уку еллары да үз эзен салган кыз бала йөрәгенә. Иң күңелле яшь чакның ал гөлләре бөреләнә башлаган вакытларны, якты хисләрне, дөньяны кочарлык ташып торган көчле елларны ничек онытасың! Гомер буе синең йөрәк түрендә саклана алар.

Беренче хезмәт көнең, беренче дәресләр, беренче укучылар һәрвакыт истә калучан була. Билгеле, нәкъ шулар сиңа фатиха да бирә. Шул фатихаларның берсе дә югалып калмаган, үсешкә, камилләшүгә юл алынган.

Инде ничәмә-ничә еллар үткәч, сагынып искә алырлык күпме истәлекләр барлыкка килгән. Һәрберсе күңелгә якын, кадерле аларның. Синең кемлегеңне дә искәртеп торалар сыман. Язлар сиңа үз җылысын бирә. Бирешмә, тырыш, хезмәтең кешеләр өчен, дип көч өстәп тора.

Ә тырышлык укытучы буларак та, җитәкче буларак та аңа мулдан бирелгән. Үзе артыннан башкаларны әйдәп, мәктәпне югары дәрәҗәгә күтәрү өчен күпме көч куя. Бер генә кимчелекле якны да калдырмас өчен, бар җанын биреп эшли. Бүгенге 8нче мәктәп — аның йөзе, аның намуслы хезмәте.

Гаиләсендә таләпчән әни дә әле ул. Ире Марс белән итәгатьле ике ул үстерделәр. Балаларының кешеләргә карата мөнәсәбәте дә ата-ана тәрбиясенең чагылышы, Сафиннарның балаларына карап сокланып куярлык.

Әтисе биргән киңәшләр дә исеннән чыкмыйдыр Чулпан Наил кызының. Ә әнисенең ягымлы карашы кешеләргә карата ихтирамлы бул, кызым, дип әйтә сыман. Бер генә нәрсәнең дә эзсез юкка чыкмаганын һәркайсыбыз яхшы белә. Игелек чәчсәң, шуны ук җыясың. Ата-ана хакын хаклап яшәгәннәр генә билгеле бер дәрәҗәгә ирешә.

Чулпан Наил кызына белем дөньясы белән бәйле хезмәтендә уңышлар гына юлдаш булсын. Гомер буе таң йолдызы булып балкырлык көч, тәвәкәллек бирсен Аллаһыбыз. Гаиләгез имин, балаларыгыз гомер буена тәүфыйклы, миһербанлы, бәхетле булсын.

Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Фото: шәхси архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев