Чын талантлар авылдан чыга...
Бу язмамның герое — әлегә батыр исемен да яуламаган, пьедесталга да басмаган, күкрәген орден-медальләр дә бизәмәгән, гап-гади авыл баласы, Илназ Гаффанов.
Кадерле укучым, бу язмамны язар алдыннан иң элек сиңа мөрәҗәгать итәсем килә. «Иҗат чишмәсе»ндәге, «Алабуга хәбәрләре»ндәге язмаларымны меңәрләгән кеше укый. Димәк, минем үз укучыларым бар дигән сүз. Үз укучысы булу язмалар авторына көч-дәрт өсти, илһамландыра. Рәхмәт сезгә!!! Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәракәтен иңдерсен. Илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын дигән теләктә калып, чираттагы язма героена күчәм.
Бу язмамның герое — әлегә батыр исемен да яуламаган, пьедесталга да басмаган, күкрәген орден-медальләр дә бизәмәгән, гап-гади авыл баласы, Илназ Гаффанов. Исеменә генә игътибар итегез әле: илебезнең, татар дөньясының иң назлы бер баласы. Исеме җисеменә туры килеп тора үзенең. Кешенең исеме аның язмышына, холкына тәэсир итми калмый, диләр бит. Илназ Илгиз улы да — үзенең исемен тулысынча аклый торган шәхес.
Күпләребезгә мәгълүм булганча, 28 мартта А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Алтын алка» дип исемләнгән премьерасын күрсәтте. Спектакльнең төп герое Илназның чакыруы буенча без дә, бер төркем якташлары, остазлары, бергәләшеп, автобус белән бу театрга барырга ниятләдек, ниятебез тормышка ашты, тамашаны карап, рухи азык җыеп кайттык.
Спектакль Нәфыйкъ Яһудинның «Атлы казаклар» романына нигезләнгән, пьеса авторы — Айгөл Әхмәтгалиева. Куючы-режиссер — театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
Вакыйгалар Оренбург татар казаклары тормышын чагылдыра. Император указы белән бу төбәктәге татарларның күбесе казак гаскәрләренә кертелгән була.
Биредә тарихи вакыйгалар янәшәсендә Миңлебай белән Мәрьямнең соклангыч саф мәхәббәте сурәтләнә. Спектакльдә 20 нче йөз башының тарихи агышы яшьләрнең дәртле биюләре, матур җырлары белән үрелеп барыла. Миңлебай һәм Мәрьямнең төрле киртәләр аша сыналган саф мәхәббәте күрсәтелә. Ә менә төп герой Миңлебай ролен безнең Илназыбыз башкара. Өч сәгать дәвамында барган тамаша сизелмичә үтеп тә китте. Чын иҗат. Бу иҗатның ихласлылыгына, театр артистларының тел байлыгына таң калырлык, тирән фәлсәфәсе сокландыргыч, аларның образлары күңелдә уелып калды.
Безнең өчен иң оста, иң матур итеп ролен башкаручы, әлбәттә, — Илназ. Илназ инде безне үзенең осталыгы, чын актер булуы белән таң калдырган иде. «Иллюзион» бинасында «Җылак» фильмын караган идек моннан берничә ел элек.
Татарстан режиссеры Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмындагы роле өчен яшь актерның «Ника» милли кинематография премиясенә тәкъдим ителгәне укучыга билгеле инде. Илназ беренче мәртәбә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Азһәр Шакиров язмышына багышланган «Җылак» фильмында төште. Якташыбыз фильмда яшь Азһәр Шакировны уйнады.
«Җылак» — Илназ өчен дебют фильм. Беренче эпизодларның авыр бирелүен искә төшерә ул. Азһәр Шакировның үзе белән Камал театрында бер эпизод төшергәндә таныша булачак актер. «Ника» номинациясенә эләгүен яшь егет үзе дә аңлый алмыйча кала. Ул моңа, әлбәттә, чиксез шат. Ләкин күбрәк үзе өчен түгел, ә фильм өчен шатлана ул. Шундый дәрәҗәле премиягә номинацияләнгән татар телендәге беренче кино булуына шатлана актер.
«Татарстан кинематографының шундый югары үрләргә күтәрелүе өчен шатмын», — ди шәхсән үзе.
Чын талант ияләре әрсезләнә, теләнә, ялагайлана белми, алар искиткеч тыйнак, артык кешелекле, кече күңелле. Тыныч кына, үзләренә игътибарны юнәлтмичә, күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнүчеләр алар. Илназга да нәкъ шул сыйфатлар хас. Адәм баласының һәммәсенә Аллаһе Тәгалә тарафыннан орлык салына. Ә бит ул орлыкны вакытында күреп алып, су сибеп үстерүчеләр булу зарур. Кешеләргә табигатьтән бирелгән сәләт кенә җитми. Әгәр тиешле тырышлык куймасаң, шул сәләтеңне ачу юнәлешендә көч түкмәсәң, син мөмкинлекләрең зурлыгында үзеңне күрсәтә алмыйсың.
Әнисе сүзләреннән Илназ кечкенәдән үк башкалардан аерылып торган. «Һәрбер нәрсәгә игътибарлы, һәрбер яңалыкка, үзгәрешкә ихлас сокланып карый, күбесенчә хыялланып йөрергә ярата иде. Һәрнәрсәне тиз отып алучан булды.»- дип искә ала ул улының балачагын. «Балалар бакчасында йөргәндә үк, тиз истә калдыруы белән башка балалардан аерылып торды. Төрле чаралар үткәргәндә, апаларының иң беренче ярдәмчесе булды».
Башлангыч сыйныфы җитәкчесе Равилә Зиннәтовна да укучысы турында югары нотада сөйләп китте: " Мин беренче мәртәбә Илназны 5 яшьлек вакытында клубта Яңа ел бәйрәмендә күрдем, «Яңа ел» булып киенгән иде. Искиткеч матур итеп шигырь сөйләде. Мин ул бала белән хәтта кызыксындым да. Бу баланың сәләтенә хәйран-тамаша калырлык. Бу ясалма түгел, чын тумыштан килгән сәләт. Ике елдан соң үземә беренче сыйныфка килде. Беренче сыйныфта ук төрледән-төрле бәйгеләрдә катнаша башлады. Бүгенгедәй хәтеремдә: беренче баруында ук муниципаль бәйгедә җиңү яулап кайтты. Икенче, өченче сыйныфларда региональ югарылыкка менде, 4енчене бетергәндә, инде Илназ республика күләмендә танылды.
Уку дәресләрендә еш кына бәйгеләр оештыра идем. Илназ һәрчак сыйныфташларына үрнәк, тыйнак булды, масаймады. Аңа хас булган тагын бер сыйфат: бәләкәйдән әдәби әсәр укырга яратты, әдәби әсәрне мин биргән өчен генә түгел, чын ихлас күңелдән, әсәр геройларының уй — кичерешләрен йөрәге, күңеле аша кичереп укый белә иде. Геройларга тиешенчә бәя бирү сәләтенә ия булды ул балачактан ук.
Ә инде 5енче сыйныфтан алган җитәкчесе Данияр Шакурович яңгыраган фикерләрне тагын да тулыландырды: " ... Илназны мин Рәвилә Зиннәтовнадан кабул итеп алдым. 5-9 сыйныфка кадәр җитәкләдем. Укуы уртача, әмма сәнгатькә мөкиббән булуы белән аерылып торды. Оста җырлый да, бии дә, ә инде шигырь ятлауга килгәндә, зур күләмле шигырьләрне икенче көнгә яттан сөйли, хәтта иптәшләренең шигырьләрен, әгәр алар әйтә алмыйча торсалар, сөйләп бирә иде. Гаҗәеп сәләтле егет. Аның башкалардан өстенлеге шунда: батыр, тәвәккәл, каушауны белми, тыңлаучан, кешелекле, нәфессез, коеп куйган сәнгать кешесе. Аңарга байлык та, мөлкәт тә кирәк түгел. Кушкан эшне җиренә җиткереп башкара, бер кешегә кискен сүз әйтмәс, югары урыннар алдым дип борын чөюне белмәс, бик гади, әйтерсең советлар заманында туган бала. Илназ әле физик яктан да искиткеч сәләтле. Мин үзем физик тәрбия укытучысы буларак, аны һәрчак чаңгы ярышларына алып бардым. Ерак дистанциядәге ярышларда һәрчак районда беренчелекне яулады. Ул булганда, мин бернинди каршылык күрмәдем, күңелем тыныч булды. Бер сүз белән әйткәндә, укыганда, Илназ мәктәп тормышының үзәгендә кайнады«.
Менә шулай көннән-көн иҗатка бирелә бала, иҗаты киңәйгәннән-киңәя, үзе танылганнан таныла бара, әти-әнисен, остазларын шатландыра, мәктәбен таныта. Илназ өчен иң шатлыклы көннәре җиңү яулаган көннәре булгандыр, мөгаен. Ничек инде шатланмыйсың, ди. Синең уйларың, хисләрең, төннәр буе өйрәнгән шигырьләрең, биюләрең, рольләрең, аларга салынган күңел җылысы — бу бит синең иҗатыңның җимешләре, әти-әниең, якыннарыңнан кала иң кадерле нәрсә. Шул инде адәм баласының тормыш асылы.
Илназ шулай балачактан халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклау юлына баса. Кирәк чакта ул аны якларга, сакларга, яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен ятлап, бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар яулап, телебезнең дәрәҗәсен күтәрергә, үзен балкытырга тырыша. Әйе, туган телебез, газиз телебез — тормышыбызның мәгънәсе, матурлыгы, хозурлыгы! Милли хисләр, йолаларыбыз, милли бизәкләребез, туган әдәбиятебез — хәзинәбез... Бүгенге көнне бу сораулар күпләрне борчый. Дәвере шундый... Яшь буын татарча сөйләшәме, оялмыймы? Алар милли мәдәниятебез, сәнгатебез белән бәйлеме? Уйландыра торган, четрекле сораулар, әлбәттә. Ә туган телебез — ата-бабалырыбыздан килгән изге васыять, кагыйдә, бер канун. Туган телгә, әдәбияткә, милли мирасыбызга мәхәббәт чаткысы калебкә яшьтән салына. Алай гына да түгел, беренче бишек җырларыннан... Күренгәнчә, бала тәрбияне өйдәге мохиттән, балалар бакчасыннан, туып-үскән төбәктәге милли-мәдәни рухтагы үзәкләрдән, туган мәктәбеннән, ана теле дәресләреннән ала.
«Мәктәптә укыганда, мин «Алло, без талантлар эзлибез!» бәйгесендә җиңү яуладым. Бу миңа Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә имтиханнарсыз укырга керү хокукы бирде. Мин театр дөньясын сайладым. 4 курс студенты булганда, әнием миңа ватсапка режиссер Алмаз Нургалиевның кастинг үткәрүе, татарча фильм төшерү өчен актерлар сайлавы турында мәгълүмат җибәрде. Әни: «Тырышып кара», — диде. Мин Алмаз абыйны «дусларыма» өстәдем, тик шул гына. Һәм ни гаҗәп: «Син актер Азһәр Шакировка бик охшагансың. Йөз чалымнары да, кашлар да шундый ук», дип язды режиссер. Шулай итеп миңа кинода төшәргә тәкъдим килде», — дип уртаклашты Илназ.
Азһәр Шакировның үзе кебек, тормышның төбеннән, авырлыклар белән күтәрелгән, гап-гади, урта хәлле гаиләдән чыккан эчкерсез балага «бәхет елмая». Йөргән таш шомара, ятканы мүкләнә. Әти-әнисенең, остазларының, иң мөһиме үзенең тырышлыгы, йокысыз төннәре бушка китми, нәтиҗәсе күз алдында. Сәнгать түгәрәкләре белән тыгыз бәйләнештә үткән актив балачагы, яраткан әнисенең киңәшләре, Ләйлә апасыннан (җирле режиссер Ләйлә Фәрхетдинова) беренче режиссерлык дәресләре — болар барысы да Илназның иҗади шәхес буларак формалашуында зур роль уйнаган.
Культура-агарту көллиятен тәмамлаганнан соң, Илназ үзен сынау максатыннан чит төбәкләргә Туймазы якларына юл тота. Туймазы татар драма театрында башлый эшчәнлеген. Бер елдан артык эшли ул анда. Театрда аны бик тиз танып алалар, шундук төп рольләрне бирәләр. Ә инде Армия сафларыннан кайткач, Чаллы дәүләт театрына юл ала.
‒ Барлык кешеләргә, барыннан да элек яшьтәшләремә, зур акча артыннан кумаска киңәш итәр идем, шәхсән үзем дә йөрәк яткан җирдә эшләргә телим. Акча кирәклеге аңлашыла, әмма бәхет аңарда түгел. Иң мөһиме, яраткан эшең булырга тиеш. Һәм балаларның үз әти-әниләрен һичшиксез кадерләве мөһим. Алар — безнең тормышыбызда иң мөһим кешеләр, — ди Илназ Гаффанов.
Әйе, тормыш — ул мәңгелек агач, тормыш — туктаусыз алга бару дигән сүз; тормышның матур вакытлары да, авыр вакытлары да була. Кеше үзенең тормышына үзе хуҗа. Ул тормышның матурлыгын, кыйммәтен, гомернең кадерен белеп яшәргә, аның авыр шартларында да үзендә яшәү өчен көч табарга тиеш.
Ә тормышның кыйммәтен белү ул — матурлыкка соклана белү, кешеләргә, табигатькә һәрвакыт игътибарлы булу, әти-әниенә һәрвакыт шатлык бүләк итү, аларның кадерен белү, үзеңә файда һәм шатлык китерә торган һөнәр сайлый белү. Мондый кешене Чын бәхетле кеше дип атап була. Әйе, «бәхет» төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. Ә Илназ өчен «бәхет», димәк, беренче чиратта, әни-әти, гаиләң булу, икенчесе — яраткан һөнәрең. Әлбәттә инде, сәламәтлек. Алтын бәрабәренә тора торган сүзләр. Сиңа туры юл күрсәтеп, ярдәм кулы сузучы, сиңа төп терәк булучы әти-әни һәрчак кырда булса, гаилә учагы безне һәрчак җылытып торса, сәламәт булсаң, дөньялара яшәү рәхәт.
Язмыш сынауларына бирешмичә, шулай тормышка гашыйк булып яшәргә язсын.
Клара Гайнетдинова
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев