Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Донецк республикасыннан килүчеләр алабугалыларны борщ белән сыйлады

Шул рәвешле алар Алабуга районында үзләрен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт җиткерергә теләде.

Донецк Халык Республикасыннан эвакуацияләнеп килгән, Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүче кешеләр, район җитәкчеләрен чын украин борщы белән сыйлады. 

Шул рәвешле алар Алабуга районында үзләрен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт җиткерергә теләде. 

− Бездә борщ башкача әзерләнә, сездәге кебек түгел. Без аны ике көн пешердек. Беренчесендә чөгендер шулпасын әзерләдек, ул тулысынча пешеп, ак төскә кергән булсын. Икенче көнне суган салдык, кишер, борыч, кәбестә, ә аш кызыл булсын өчен, без аңа томат пастасын өстибез, − дип сөйли Елена Гудзенко.

Бүген интернат йортта Мариупольдән һәм Ясиноватое авылыннан килгән 7 кеше яши. Әйтүләренчә, күнегәләр инде. 

− Алабуга — матур шәһәр, монда безгә бик ошый. Җылы вакытта, Александр бакчасы, Ленин мәйданы, Шишкин буалары буйлап еш йөрдек, шәһәр музейларында да булдык, − ди Светлана Гавриленко.

Алабугалылар арасында башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Лилия Яһүдина, АМР Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов, Җәмәгать советы рәисе Айрат Кавиев бар иде.

− Дуслар, татарларда шундый йола: кунакка күчтәнәч белән баралар. Без бүген сезгә гөбәдия алып килдек. Зур бәйрәмнәрдә безнең табынга дөге, йөзем һәм төбенә корт салынган шундый бәлеш куялар, аны чәй янына бирәләр, − диде Айрат Кавиев.

− Кунакта булу ничек рәхәт! Без бу ашны өйдә пешерсәк тә, аның татарча ясалганлыгын аңлыйбыз. Бүген без чын украин борщы һәм пампушканың нәрсә икәнен белдек, − диде Лилия Яһүдина чакыруларына рәхмәт әйтеп, һәм эвакуацияләнүчеләрне ярдәмнән калдырмаслар дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев