Радик белән Гөлназ Асаева турында имеш-мимешләр күптәннән йөри. Кемдер яшьләрнең никахы булган, дип тә сөйләде. Чын дөресен Радик Гөлназның Уфада узган концертында ачып салды. Ул зал тулы тамашачы алдында Гөлназга бер кочак чәчәк бүләк итте. Узган ел Казанда узган концертында да Радик Гөлназга зур йомшак аю белән чәчәкләр биргән иде.
- "Кияүгә чык син миңа" җырын язганда, Гөлназ башымнан чыкмады. Әти-әниең дә монда, шаһитлар да бар. Кыскасы, кияүгә чык син миңа! - дип белдерде Радик. Ул Гөлназның сөйкемле булуын һәм күрешүләренә шат булуын әйтте.
Әлбәттә, бу чакта Гөлназ сәхнә артында иде. Аның бу тәкъдимгә ничек җавап бирүен тамашачы белми калды. Шуңа да Гөлназның үзе белән элемтәгә чыктык. "Чыкмыйча булмас инде!" - дип җавап биргән Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева.
Нет комментариев