Гүзәл Ханбекова: «Әйләнә-тирәмдәге кешеләрне яратам»
Язмабыз герое 90 яшьтә булуына карамастан, күп укый, республикада һәм илдә барган вакыйгаларны күзәтеп бара, интернет белән дус һәм рәхәтләнеп кунаклар кабул итә. Өстәвенә, әңгәмәләр өчен кызыклы темалар таба.
Бик сөйкемле, ачык, ихлас. Гүзәл Ханбекова һәрвакыт шундый булган. Туганнары гына түгел, күршеләре дә, танышлары да Гүзәл Әхкиям кызын эрудицияле әңгәмәдәш, яхшы хуҗабикә буларак беләләр, аның зур шәхси китапханәсе күпләрне шаккатыра. Ә инде мактаулы һәм мөхтәрәм укытучы (башта башлангыч сыйныфлар, аннары филолог) турында исә чиксез күп мактау сүзләре язарга мөмкин.
Күптән түгел узган юбилеенда СССРның атказанган һәм хөрмәтле педагогы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны Гүзәл Әхкиямовна 4 нче һәм 6 нчы мәктәпләрдәге элеккеге хезмәттәшләреннән генә түгел, ә берничә дистә буын укучыларыннан да котлаулар кабул итте. Гүзәл Әхкиям кызы укучылары өчен һаман да яраткан укытучы булып кала. Ул — Укытучы, нәкъ менә зур хәрефтән язылырга лаеклы мөгаллим. Аның педагогик стажы биш дистә елдан артып китә. Гүзәл Әхкиям кызы укытучы һөнәре турында беренче класстан бирле хыяллана.
— Сеңлем Вәсилә белән мәктәпле уйный идек. Аны укырга, язарга өйрәтәм. Ә аңа әле нибары 4-5 яшь кенә. Бик усал идем, сеңлемнең үпкәләгән чаклары да булды. Беренче укытучыма охшатырга тырышып иптәш кызларымны, Вәсиләне укыттым. Бик ошый иде укытучым. Ә инде укытучы булыргамы, әллә табиб һөнәрен сайларгамы дип йөргәндә, абыем белән сөйләшү барлык икеләнүләремә нокта куйды. Ул укытучы иде. Абыем күп сөйләп тормады, үзенең күп санлы мактау кәгазьләрен миңа китереп күрсәтте һәм шулай итеп укытучы һөнәренең гаять мактаулы булуын раслады. Әтием дә минем турыда: бу кызым укытучы булачак, ди торган иде, — дип искә ала Гүзәл Әхкиямовна.

Кабул ителгән бу карарның ялгыш булмавын тормыш кат-кат раслый. Әйтүенчә, Гүзәл ханым, бу һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Сугыш чоры баласы, әтисез иртә калса да, җиде классны гел "бишле«гә тәмамлый. Соңыннан педучилищеда башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге ала, бераз соңрак пединститутның филфак бүлегендә укый. Завуч булып та эшли, ләкин укытучылык мәктәптәге барлык вазифаларга караганда аны күбрәк җәлеп итә.
— Иң мөһиме — балаларны ярату. Бу безнең һөнәрнең нигезе. Укучыларыңны, бигрәк тә башлангыч мәктәп балаларын яратмыйча, бу һөнәрдә берни эшләп булмый. Әгәр бала укытучының мәхәббәтен тоя икән, ул белемгә дә тартылачак, укытучының таләпләрен дә үтәячәк. Аны пөхтәлеккә һәм тырышлыкка өйрәтергә, дисциплина нигезләрен бирергә һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә һәм башкалар мөмкин булачак. Һөнәри белемнәр, әлбәттә, мөһим, әмма мәхәббәт барыннан да мөһимрәк. Яңа сыйныфны алуга ук, беренче эш итеп мин балалар яшәгән фатирлар буйлап йөреп чыга идем. Миңа балаларымның нинди мохиттә яшәвен, әти-әниләрнең кем икәнен белү мөһим иде, — ди Гүзәл Әхкиямовна.
Бар йөрәген укучыларына биреп яшәгән һәм эшләгән укытучыны кичәге укучылары онытмыйлар. Ә яраткан укытучылары эзеннән китеп, мөгаллим һөнәрен сайлаучылар турында Гүзәл Әхкиям кызы аерым бер җылылык белән сөйли.
Тормышы җиңелләрдән булмый Гүзәл апаның. Сугыш чоры баласы, иртә әтисез кала, ирен, соңыннан баласын җирли — бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Ләкин бернигә карамастан, ул гаять зур сабырлыгын, тормышка һәм кешеләргә мәхәббәтен саклап кала алган. Гүзәл Әхкиямовна бүгенге көндә биш оныгы, өч оныкчыгы белән бәхетле. Аның мәхәббәте аның тирәсендәге барлык кешеләргә дә җитә.
— Минем әнигә башкалар турында кайгыртып яшәве көч бирә торгандыр. Ул һәрвакыт безнең турында, киленнәр, кияүләр, оныклар һәм башкалар турында кайгыртып яши. Безнең әни — зур гаилә башлыгы, аңа барысын да белеп торырга кирәк. Аның сүзе һәрвакыт хәлиткеч. Барыбыз да аңа зур хөрмәт белән карыйбыз. Өстәвенә, ул бик эшчән, бик ихлас. Кешеләрне ярата, һәрберсендә бары тик яхшылык күрә. Һәм, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә ышану да аның гомерен озайта торгандыр, — дип сөйли әнисе турында кызы Раушания Степанова.
Гүзәл Ханбекованың улы — РФ Атказанган нефтьчесе. Кызганычка, ул ковид вакытында вафат булган. Кызы — хөрмәтле педагог. ТРның атказанган укытучысы һәм РФнең халык укытучысы Раушания Степанова әле күптән түгел генә лаеклы ялга чыккан. Гүзәл Әхкиям кызы балалары-оныклары уңышларына гына түгел, үзе укыткан һәр укучының уңышына чын күңелдән шатлана. Чөнки әле дә ул алар өчен аңлый һәм яклый торган «икенче әни» булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев