Һәр шалтырату мөһим: Алабуга үзәк район хастаханәсе мөрәҗәгатьләр белән ничек эшли
Декабрь һәм гыйнвар башында Алабуга үзәк район хастаханәсендә 135тән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.

Барыннан да ешрак пациентлар нәрсәгә зарлана, проблемалар ничек хәл ителә, табибларны районга җәлеп итү өчен ниләр эшләнә? Бу һәм башка сорауларга җавапны баш табиб Мансур Потеев бирде.
— Мансур Алиевич, соңгы вакытта район үзәк хастаханәсенә килүче мөрәҗәгатьләр саны һәм характеры турында сөйләгез әле. Алар белән эш ничек алып барыла?
— Мөрәҗәгатьләр белән эшләү — кире элемтәнең һәм сыйфатны контрольдә тотуның мөһим коралы. 2025 елның декабрь аенда без 100дән артык мөрәҗәгать кабул иттек, ә 2026 елның гыйнварның беренче ункөнлегендә — 35.
Төп тема, бигрәк тә декабрьдә, — медицина мәгълүмат системасы (МИС) эшенең тотрыклылыгы. Аңа мөрәҗәгатьләрнең 60 проценты туры килә, һәм гыйнварда бу өлеш югары булып кала бирә. Икенче урында — тар белгечләрдән файдалану (чорга карап 20-31 процент) һәм медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре (15 процентка якын). Шулай ук ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча да сораулар күп булды.
Һәрбер очрак буенча без шәхси эш алып барабыз. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә җавап бирелде. Техник яктан мөмкин булган урыннарда соралган документлар яки белешмәләр кабат җибәрелде. Әгәр кешеләр кабул итүгә эләгә алмауга зарланса, без индивидуаль тәртиптә кирәкле табиб-белгечтә консультация тәэмин иттек.
— Кадрлар, эш графигы, тар белгечләргә эләгү мәсьәләсе белән хәлләр ничек?
— Кадрлар мәсьәләсе — ярдәм алу өчен төп мәсьәлә. Кызганычка, объектив кыенлыклар бар. Бүгенге көндә безнең үзәк район хастаханәсендә табиблар белән тәэмин ителгәнлек 61 процент тәшкил итә. Бу, беренче чиратта, участок терапевтлары, педиатрлар һәм акушер-гинекологларга мөрәҗәгать итү мәсьәләсен кыенлаштыра.
Вакансияләр аркасында балалар хирургы, олылар өчен ЛОР һәм окулист кебек тар белгечләргә электрон рәвештә язылу белән вакытлыча кыенлыклар бар. Әмма шуны ассызыклыйсым килә: бу белгечләр кабул итә! Пациентлар аларга терапевтлар һәм педиатрлар аша, шулай ук ашыгыч күрсәтмәләр буенча җибәрелә. Без уңайсызлыкларны киметү өчен бөтен көчебезне куябыз һәм яңа кадрлар җәлеп итү өстендә эшлибез.
Авырлыкларга карамастан, бездә үз эшенә бирелгән 159 табиб эшли — бу безнең нигезебез. Һәм безнең горурланырлык нәтиҗәләребез дә бар: 2025 елда коллективка 19 яңа табиб килде, шуларның бишесе — укуларын тәмамлап, районга кайткан «целевиклар».
— Яшь белгечләргә нинди ярдәм чаралары тәкъдим ителә һәм ничә табиб алардан файдаланды инде?
— Яшь белгечләргә ярдәм итү — безнең стратегиябез. Районда яшь табибларны җәлеп итү һәм тотып калу өчен муниципалитеттан социаль ярдәм чаралары комплексы эшли. Бу реаль, нәтиҗәле ярдәм.
Шулай итеп, 2025 елда:
• 12 яшь табибка 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди түләү бирелде.
• 7 белгечкә район башлыгының еллык стипендиясе билгеләнде һәм түләнә.
• 6 хезмәткәр, шуларның бишесе табиблар, социаль ипотека программасы буенча фатирлы булды.
• 18 медик гаиләсе хезмәт торагы белән тәэмин ителгән.
Бу чаралар — көчле этәргеч. Без аларның эшләвен күрәбез, һәм бу безнең кадрлар өчен көрәштә муниципалитет белән уртак зур җиңүебез.
— Йомгаклап нәрсә әйтергә теләр идегез?
— Муниципаль хакимиятләргә һәм шәхсән район башлыгы Рөстәм Мидхәт улына һәрьяклы һәм нәтиҗәле ярдәме өчен олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Бары тик уртак тырышлык белән генә без кадрлар мәсьәләсен хәл итә алабыз. 2026 елга безнең бурыч — бу эшне дәвам итү, эчке процессларның нәтиҗәлелеген һәм, нәтиҗә буларак, районыбызда яшәүчеләрнең барысына да медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев