Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яктырак янсын: Лекаревода меңенче окоп шәмен ясадылар

Бу эшкә авыл халкы октябрьдә кушылды.

Окоплар өчен махсус шәмнәрне ясауны гуманитар ярдәм җыю хәрәкәте кураторы Александр Сотонин тәкъдим итә. 

— Башта шәмнәребез барып чыкмады. Ләкин бераздан без аларны дөрес ясый башладык. Дүшәмбе көннәрендә яшь армиячеләр белән тимер банкаларны чистартып, аларны алга таба эшкә әзерләдек, − дип сөйләде Лекарево мәктәбенең «Яшь армия» хәрәкәте җитәкчесе Марат Фазлеев.

Яшь патриотларга бу шөгыль ошап китә. Әле яшь булуларына карамастан, малайлар моның мөһимлеген бик яхшы аңлый. «Без теләсә нинди эштә булышырга әзер, әйтегез генә», − ди мәктәп укучылары. 

Сугышчылардан килгән рәхмәт сүзләре Лекарево халкына бу эш белән шөгыльләнүне дәвам итәргә, шулай ук гуманитар ярдәм җыярга да этәргеч бирә.

— Без бу хәрәкәткә бөтен авыл белән кушылдык. Ай саен авылдашлар белән акча җыеп, кирәкле товарлар сатып алабыз. Моннан тыш, солдатлар өчен әйберләрне өйгә үк китереп бирүчеләр бар, ә мин аларны соңыннан Алабугага яки Чаллыга, фронтка алып китәр өчен җибәрәм, − ди Александр Сотонин.

Меңенче блиндаж шәмен әзерләү уңаеннан Лекарево мәктәбендә патриотик чара оештырылды. Балаларга махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә ярдәм итүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерделәр.

— Һәр ил үзенең халкы белән көчле. Хәзер без солдатларыбызга ничек ярдәм итә алуыбыз турында уйларга тиеш. Безнең өчен көрәшүче егетләрнең кире кайтуына ышанабыз. Хәзер сезнең төп бурыч — яхшы уку, − дип мөрәҗәгать итте мәктәп директоры Владимир Кузьмин укучыларга.

Лекарево халкы гуманитар ярдәм җыю эшен туктатырга җыенмый. Бары тик уртак тырышлык белән генә җиңүгә ирешеп була дип ышана алар. Һәм бу фикердә алар ялгыз түгел. Районда безнең яклаучыларыбызга, аларга Җиңүне якынайтырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән зур эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев